+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Май 2025, 06:10

Аллы-гөлле паласларда – халкым тарихы

Быел кунакчыл Әлшәй җире палас сугу осталарын сигезенче тапкыр кабул итте.

Аллы-гөлле паласларда – халкым тарихыАллы-гөлле паласларда – халкым тарихы
Аллы-гөлле паласларда – халкым тарихы
Апрель аеның ләйсән яңгыры явып үткәннән соң күк йөзендә салават күпере калыкканын күргән һәркем бу мизгелнең искиткеч матурлыгына сокланмый калмыйдыр. Ходай үзе безгә шундый гүзәллекне насыйп иткән! Бу – Ходай тарафыннан кешелеккә бирелгән зур бүләк. Ә менә Әлшәй районында уздырылган палас бәйрәме – Башкортстанда яшәүче, үзенең гореф-гадәтләрен, борынгы һөнәрләрен саклап калган халыкның күркәм бер чагылышы. Кара җирлеккә җиде төсне аралаштырып суккан асалы паласлар күргәзмәсе – гади куллар белән тудырыл­ган могҗиза!

Хәтерегезгә төшерәбез, моннан унбиш ел элек Әлшәй җирендә барлыкка килгән бу бәйрәм халык кәсепләренең, асалы палас сугучыларның абруен күтәрүгә юнәлтелгән традицион фестивальгә әйләнде. Проектның башлангычында район хакимияте башлыгының социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Закуан Әхмәтов торды. Аның башкорт паласы бәйрәмен үткәрү турындагы башлангычын район хакимиятенең ул вакыттагы башлыгы Дамир Мостафин, республика халык иҗаты үзәгенең “Урал” халык сәнгате галереясе мөдире Кәримә Кайдалова һәм якташыбыз, фольклорчы Розалия Солтангәрәева күтәреп алдылар. Халык кәсепләрен тергезү өчен чын күңелдән җан аткан бу кешеләрнең башлангычы белән ике елдан соң фестиваль республика статусына ия булды һәм Башкортстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә башлады. Моннан тыш, проект халык традицияләрен саклаган һәм үстергән өчен республика Башлыгы грантына һәм “Русия: этник уңайлылык” Бөтенрусия актуаль милли-мәдәни проектлар конкурсының Мактаулы дипломына лаек булды. 15 ел эчендә әлеге бәйге Әлшәй җирендә ныклап тамыр җәйде һәм районның йөзек кашына әверелде. Ел саен Башкортстанның төрле төбәкләреннән палас сугу осталары тәҗрибә уртаклашырга килә. Бу юлы да әлшәйлеләр Дәүләкән, Миякә, Уфа, Архангель, Әбҗәлил, Зилаер, Бөрҗән, Учалы районнарыннан, Бөре һәм Уфа шә­һәрләреннән осталарны җыйды. Бәйрәм­гә килгән кунакларны мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның бию коллективлары (җитәкчесе Азамат Кәримов) “Аҫалы балас” биюе белән каршы алды. Арытаба кунаклар мәдәният йортының икенче катына, аллы-гөлле паласлар иленә күчте.
Бәйрәмгә җыелучыларны район хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин сәламләде. Шулай ук, кул эшләре сәнгатен тергезүләре һәм саклаулары өчен рәхмәт сүзләре белән Республика Халык иҗаты үзәгенең генеральный директоры урынбасары Нәфисә Тулыбаева һәм “Гасырларны гасырларга бәйләп” фестиваленең жюри рәисе Рәзилә Гарифуллина мөрәҗәгать итте. Бу көнне мәртәбәле кунаклар арасында башкорт фольклорының фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәева, республиканың атказанган мәдәният хөзмәткәрләре Кәримә Кайдалова, Сәрвәр Сурина, башкорт паласының халык остасы Гүзәл Вәлитова да бар иде.
Әйткәндәй, быелгы фестиваль үзен­чәлекле булды – башкорт асалы паласы рәсми рәвештә Башкортстанның бренд товарлары исәбенә керүе белән тарихта калачак. Асалы палас брендын теркәүгә гариза 2023 елда бирелгән иде. Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге тарафыннан тирән тикшеренүләр алып барылды, күпкырлы мәгълүмат җыелды һәм Республика халык иҗаты үзәгенең матди булмаган мәдәни мирас белән эшләү бүлеге методисты Гүзәл Шәңгәрәева ярдәме белән 2025 елның февралендә “Роспатент” республиканың яңа рәсми брендын теркәде һәм Әлшәй районы асалы палас сугучыларының үзенчәлекле паласлары рәсми танылу һәм яклау алды. “Роспатент” тарафыннан бирелгән географик күр­сәтмәгә аерым хокук турындагы таныклыкны Республика халык иҗаты үзәгенең генеральный директоры урынбасары, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Тулыбаева тантаналы рәвештә район хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗинга тапшырды.
“Аҫалы балас” бренды башкорт келәм туку сәнгатенең йөзек кашы, сыйфат һәм бай традицияләрнең символы булачак. Ышанабыз, ул республикада гына түгел, ә аннан читтә дә киң танылу алачак! Бу – башкорт халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү юлында ясалган зур адым.
Конкурсның елдан-ел яңа идеяләр белән тулылана баруы да куанычлы күренеш. Быел “Картәнием мирасы” дип аталган күргәзмә дә чарага яңа сулыш өрде. Анда Әлшәйнең инде бакыйлыкка күчкән кул эшләре осталарының борынгы паласлары тәкъдим ителде. Аларның һәрберсенә реестр төзелде һәм бу юнәлештә эшләү арытаба да дәвам итәчәк. Шушы урында Миякә районының Каран-Кункас авылында туып үскән Рәмзия Баймиеваның (1935-2003) йөрәккә үтеп керерлек сүзләрен искә алып үтәсе килә. Аның васыяте бик тәэсирле: “Мин үлгәч, минем паласларымны бервакытта да җиргә җәймәгез, балам. Минем күз нурларымны таптамагыз”. Бу сүзләрдә аның кул эшләренә, паласларына булган зур мәхәббәте, аларга салынган җан җылысы чагыла.
“Кайчандыр миңа: “Традицияләрне саклау – ул ниндидер иске паласларга табыну түгел, ә шушы эшләрне дөрләтеп җибәрүче очкынны тапшыру”, дигән цитата очрады. Без Русия буенча күп йөрибез. Әмма программаның бай эчтәлекле һәм уйланылган булуы, буыннар күчәкилүчәнлеге, паласларның һәм аларны сугучы осталарның күплеге буенча беркайда да Әлшәй фестиваленә тиңнәр юк! Фестиваль һәм анда катнашучылар – республика казанышы, кәсепчелек дөньясында уникаль күренеш”, – дип билгеләде Рәзилә Гарифуллина “Картәнием мирасы” күргәзмәсен караганнан соң.
Быелгы фестиваль программасы бай булды – туку эшләнмәләренең чагу күргәзмәсе дә, балалар һәм өлкәннәр арасында традицион палас сугу буенча ярышлар да, танылган палас сугу осталары тарафыннан осталык дәресләре дә, станоклар һәм җиһазлар күргәзмәсе дә чагу тәэссоратлар калдырды. Анда Дәүләкән, Архангель, Бөрҗән, Уфа һәм Мәләвез районнарыннан үз үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Шуны да билгеләп үтәсе килә, ярышта Миякә, Дәүләкән, Учалы районнары, Уфа шәһәреннән балаларның да катнашуы сөендерә. Дәүләкән районының Коръятмас авылыннан Илһам Кадыйров, Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылыннан Рушан Карагуловның палас сугу ярышында катнашуларын быелгы фес­тивальнең ачышы һәм үзенчәлеге дип атарга мөмкин.
Фестивальдәге иң авыр йөк, минемчә, эшләргә бәя бирүче жюри әгъзаларына төште. Конкурста соңгы өч елда һәм тик йон җепләрдән генә сугылган паласлар катнашты. Алар бихисап иде. Күз явын алып торган эшләнмәләр арасыннан барлык таләпләргә туры килгән паласларны сайлап алу ай-һай бик авыр булгандыр бәя бирүчеләргә.
Менә фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгеле – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы игълан ителде. Чурай авылыннан палас сугу остасы Лариса Усманова беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Архангель районының Орловка авылыннан Фәһимә Хәлиловага – II дәрәҗә, Миякә районының Кыргыз-Миякә авылыннан Люция Хуҗиәхмәтовага III дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Гран-прига Бөрҗән районыннан Таңсылу Караголова лаек булды.
Миңнур Гатауллина, Ләйсән Кә­римова (Миякә), Гөлчәчәк Өметбаева (Әбҗәлил), Зөлфия Бикбулатова, Гүзәлия Гыйззәтуллина (Әлшәй), Илһам Кадыйров (Дәүләкән), Зилә Татлыбаева, Закирә Воронцова (Әлшәй), Саҗидә Муллагулова (Уфа), Фирдәүсә Мостафина (Зилаер) төрле номинацияләрдә билге­ләнделәр.
Палас сугу ярышларында конкурсантларга үзләренең бөтен осталыгын күрсәтергә, сыйфатны сакларга, тизлеккә сугарга кирәк иде.
Балалар арасында I дәрәҗә лауреат исеменә Ләйсән Кәримова (Миякә), II дәрәҗәгә – Эльвина Солтанова (Учалы), III дәрәҗәгә Кристина Воронцова (Әлшәй) лаек булдылар. Барлык оста куллы кызлар да дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
Өлкәннәр арасында палас сугу ярышында Әлшәй районының Яңа Кыпчак авылында яшәүче Зилә Татлыбаевага тиңнәр булмады. Ул фестивальнең Гран-приена һәм 50 мең сумлык акчалата сертификатка лаек булды. Авылдашы Зәлия Сәмигуллина III дәрәҗә лауреат исемен яулады. I дәрәҗә диплом – Гөлчәчәк Өметбаевага (Әбҗәлил), II дәрәҗә Фирүзә Әһлет­диновага (Миякә) бирелде.
Әйтергә кирәк, Әлшәй фестиваленең үз уникаль кагыйдәләре һәм кануннары бар, һәр чарага яңалык кертелә. Беренче кагыйдә – башкорт стилендә эшләнгән паласларның традицион формасын, структурасын һәм оригинальлеген саклау. Уйлап чыгарылган бизәкләр белән эшләр конкурска кабул ителми. Икенче шарт – фестивальгә соңгы ике-өч елда сугылган яңа паласлар гына кабул ителә. Өченче кагыйдә – конкурста сарык йоныннан эшләнгән паласлар гына катнаша. Аларның буяулары шулай ук борынгы ысуллар буенча әзерләнергә тиеш, табигый буяулар кулланылса, паласның халыкчанлыгы югары бәяләнә. Бәйгедә катнашучылар бәяләү төркеме тәкъдиме белән килешеп, бертавыштан быелгы бәйрәмгә төпле әзерләнеп килгән иде. Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрвәр Сурина бу уңайдан үз фикере белән уртаклашып: “Фестиваль елдан-ел эшлекле иҗади форум төрен һәм эчтәлеген ала, ул әһәмияте ягыннан симпозиумнарга, фәнни-гамәли конферен­цияләргә якынлаша. Без, катнашучылар һәм оештыручылар, җюри һәм тамашачылар, бу казанышларны беләбез һәм бәялибез. Әлшәй фестивале – республикада иң эчтәлекле һәм перспективалы проект”, – диде.
Башкорт асалы паласы фестивале – якты мәдәни вакыйга гына түгел, ул башкорт халкының тарихына һәм традиция­ләренә тирән үтеп керү. Ә асалы палас – келәм генә түгел, халыкның күңелен, аның Җир-ана һәм ата-бабалар белән бәйләнешен чагылдыра. Һәр җеп, һәр бизәк тарихның буыннан-буынга тапшырыла торган бер өлеше. Асалы палас сугу осталыгы – һөнәр генә түгел, ул сабырлык, тырышлык һәм символиканы тирән аңлауны таләп итә торган сәнгать. Бу осталыкны саклау – мәдәни мирасны саклау, ул башкорт халкы үзенчәлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Чөнки асалы палас нигезендә җирдән алынган табигый материаллар ята. Ул – башкорт көтүлекләрендә үстерелгән сарык йоны, үсемлекләрдән алынган табигый буяулар. Ул – кеше һәм табигатьнең гармонияле яшәве, тотрыклы үсеш үрнәге.

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 

Аллы-гөлле паласларда – халкым тарихы
Аллы-гөлле паласларда – халкым тарихы
Аллы-гөлле паласларда – халкым тарихы
Аллы-гөлле паласларда – халкым тарихы
Аллы-гөлле паласларда – халкым тарихы
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас