Йомшак күңелле, сизгер җанлы әдәбият, сәнгать, мәдәният әһелләре тормыштагы гаделсезлекләрне, тупаслыкларны авыррак кичерә
Яман гадәтләрнең иҗат кешеләренә нинди тискәре, хәтта аянычлы йогынты ясавын миннән башка ачык вә дөрес итеп беркем дә язмас дип уйлыйм. Дөнья әдәбияты, сәнгате, мәдәниятендә талантлы булып та, эчкечелектән җан тәслим кылган адәмнәр хәтсез бит, төптән фикер йөртсәң. Моңа наркоманнарны да кушсаң, күңелгә бөтенләй авыр булып куя. Мине ошбу талантларның вафатыннан соң аларның гаилә әгъзалары, дуслары, хезмәттәшләре, матбугат-телевидение журналистларының бу фаҗигане матур төсләргә буярга омтылуы сискәндерә. Кешедән яшерсәк тә, Аллаһ бит барысын да күрүче! Берсе дә минем ирем, хатыным, улым, кызым, киявем, хезмәттәшем алкоголик, я наркоман булды, шул сәбәпле якты дөнья белән хушлашты, дими! Бу – аеруча куркыныч!
Мин үзем дә эчкечелек явызлыгыннан хәтсез физик һәм рухи яралар алдым. Һәм моны берсеннән дә яшермәдем. Киресенчә, башкаларга тәфсилләп сөйләп йөрдем. Сәбәбе – бу коточкыч “шаяру”ның сөйләп тә аңлата алмаслык хәшәрәтлеген дус-ишләрем, туган-тумачаларым белеп, аңлап, гыйбрәт алсыннар өчен. Кеше, рюмкага үрелеп, эчкечелек сазлыгына бата икән, моңа ул үзе генә гаепле!
“Кызыл таң” гәзитендә инде озак еллар бу темага язучы Резеда Галикәевага безнең сукыр күзләрне ачарга тырышканы өчен Аллаһның мең рәхмәте яусын. Минем язмаларымны, шигырьләремне укыган кешеләргә аз гына файдасы тисә, үземне бәхетле санар идем. Иҗат аша да профилактика белән шөгыльләнү үтемле чара ул. Җәмгыятьтә мәгариф системасы, җитәкчеләр, педагоглар, дин әһелләре, язучы-шагыйрьләр үзәккә үткән бу проблемага әллә ни игътибар итмиләр дияр идем мин. Бу – шәхси фикерем.
“Яман гадәт – яман чир” рубрикасына алардан бер генә борчулы хат та килмәве шул хакта сөйли дә инде. Килсә дә, бик аз. Иҗат кешесеме, түрәме ул, гади инсанмы, алкоголизм ятьмәсенә каба икән, аның ахыры күп очракта инвалидлык, я үлем белән тәмамлана. Бер сәләтле шагыйрьне белә идем. Башта яшьләр гәзитендә басма мөхәрриренең урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Бик эчкерсез, турыга яра торган кеше иде мәрхүм. Тик төшерергә яратуы аркасында гаиләсеннән дә, мактаулы урыныннан да язды бичара рәвешенә төшкән бу каләмдәшем.
Бераздан туктамый эчкән өчен эшеннән дә бушаттылар. Ул яшәгән тулай торакка еш барып йөрергә туры килде. Бик авыр яшәгәч, азык-төлек белән дә ярдәм иттем. Шулай бер сугылуымда ул бер иҗатташы белән нык кына “җылынган” иде. Инде күзләре тонган иҗат әһеле бераздан мине каты сүзләр белән тирги, мыскыл итә башлады. Көтмәгәндә җәнҗал чыкты. Аның дусты аңардан күпкә сабыррак булса да, бу конфликтка кәрәчин сибүе нәтиҗәсендә болардан ычкынып китәргә үземдә көч таптым. Әйткәндәй, бервакыт мин ул каләмдәшемне бер әзмәвер изеп, кара канга туздыргач, теге адәмнән аның алдында башка кул күтәрмәм, дип ант иттергән идем. Башкача ул тулай торакта аңа берсе дә тырнак белән дә чиртмәде.
Бу иптәшкә “Ит изгелек – көт явызлык” мәкале бик урынлы булыр бу очракта. Алкоголизм, көткән җирдән дә, көтмәгән урыннан да калкып, бәгырьләргә кан саудыра. Үрнәкле дигәннәргә дә ара-тирә зур сынаулар китерә.
Шырпы белән саксыз кыланган бала гаиләсен йорт-курасыз калдыра. Ә эчкечелекне гадәти хәл дип кабул иткән кеше тора-бара, тәнгә кадалган шырпы кебек, якыннарын бимазалый. Нәтиҗәдә, дәүләт күләмендә бу бәндә илне артка сөйрәүче, ямьсезләүче бер кыргый хайванга әверелә.
Шуның өчен, зинһар дип әйтәм: әгәр дә газизләрегез бу фаҗигагә тарыган икән, чаң сугыгыз! Дин әһелләренә, психологларга, табибларга мөрәҗәгать итегез. Иншаллаһ, тырышлыгыгыз бушка китмәс.
Тагын бер шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә. Эчкечелек тозагына капкан бер иҗатчы дустым, күз тимәсен, яман гадәтеннән арынган. Моны дәлилләп, телефоныма рухи күчтәнәч тә юллаган. Сәнгать дөньясында йөрәкләрне дулкынландыра ала торган гаҗәеп тынлы уен коралында менәмен дигән әсәрләр башкару осталыгына ия ул.
Аралар бозылды бозылуын. Сәбәбе – минем аның җәмәгатенә, улына “Коткарыгыз, ул коточкыч хәлгә тарыган”, дип, СМСлар җибәрүем. Мин моның өчен бер тамчы да үкенмим. Күзе шартлап чыгарлык дөреслекне белдерүем озак вакыттан соң уңай нәтиҗәләр бирде. Инде кирегә генә борылмасын! Әгәр иблис белән арагызны өзгәнсез икән, аңа кире әйләнеп кайта күрмәгез!
Туган көннәр, яңа еллар, 8 март, 23 февраль һәм башка бәйрәм тантаналары аек акыл белән үтсә, үзегез дә, якыннарыгыз да физик һәм рухи сәламәтлектән мәгънә, ләззәт алачаксыз.
Мәкаләмне иҗат кешеләре белән башлаган идем бит әле. Сүз дә юк, йомшак күңелле, сизгер җанлы әдәбият, сәнгать, мәдәният әһелләре тормыштагы гаделсезлекләрне, тупаслыкларны авыррак кичерә. Ни кызганыч, чарасызлыктан, ялгышып, стакан төбенә дә төшә алар. Бу ир-егетләргә генә түгел, гүзәл затларыбызга да кагыла. Әмма Раббыбыз соклангыч итеп яралткан җирдә кешеләр каршылыклар алдында бөгелеп төшмәскә тиеш. Моның өчен бер-беребезнең хәсрәтләренә битараф булмыйк. Бу җирне бары тик гүзәллек, аеклык, туганлык, дуслык коткаруына ышанып яшик, дуслар!
Әдһәм ШӘЙДУЛЛА-ГАДЕЛОВ.
Борай районы.