Әдип Баев Илеш районының Иләкшиде авылында 1925 елда туган. 1942 елда фронтка китә. 1944 елда контузия ала, начар ишетә башлый, башы һәм куллары яралана. Дәваланганнан соң демобилизацияләнә.
Хезмәт эшчәнлеген туган авылында бригадир булып башлый. 1953 елда Стәрлетамак шәһәренең ФЗО мәктәбен тәмамлый, агроном белгечлеге ала һәм туган районының Ульянов исемендәге колхозында агроном булып эшли башлый. 1956 елда туган авылының «Коммунар» колхозы рәисе итеп тәгаенләнә һәм гомеренең соңгы көненә кадәр (1981 елда вафат була) шушы вазыйфада эшли.
Әдип Солтан улы ВДНХның 5 медале белән бүләкләнгән, Ленин, Октябрь революциясе, өч Хезмәт Кызыл Байрак, 3нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән. Ул «Башкортстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә дә лаек була.
Легендар колхоз рәисенең 100 еллыгына багышланган чарага Әдип Солтан улының балалары, онык һәм туруннары, якыннары, авылдашлары, аның белән бергә хезмәт юлын узган чордашлары җыелды.
Илеш районының Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов: "Миңа да Әдип Солтан улы белән бер чорда 8 ел эшләү бәхете тиде. Ул елларда "Коммунар" колхозы Илеш районында алдынгылардан иде. Монда үз һөнәренең остасы, күпләргә үрнәк булган җитәкче Әдип Солтан улының да өлеше зур булды. Ул алдынгы технологияләрне куллана белүе белән дә башкалардан аерылып торды һәм шуңа эш нәтиҗәләре дә югары булды. Ул чактагы "Коммунар" колхозы бүген инде ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртә. Илгизәр Хәмидуллин җитәкләгән әлеге хуҗалык, шулай ук, алдынгылар сафында. Ә инде бүген данлыклы авылдашыгызны хөрмәтләвегез, аны искә алуыгыз - киләчәк буын өчен дә, шул чорда яшәп эшләгәннәр өчен дә зур мәртәбә", - диде.
Чарада Әдип Солтан улының балалары әтиләре турындагы җылы хатирәләр белән бүлешсә, Әдип Солтан улы кул астында эшләгән Фәнүсә Идиятуллина, Фина Мусина, Флүрә Маннанова истәлекләре белән уртаклаштылар. Чара авылның үзешчән артистлары башкарган җыр-моң белән үрелеп барды. Тактаташ Әдип Баев озак еллар эшләгән колхоз идарәсе бинасының диварына урнаштырылды. Ул Бишкурай авылы хакимияте һәм Муса Гәрәев исемендәге хуҗалык башлангычы белән куелды.
Фото: Г. Мазаева.