+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Май 2025, 10:40

"Башкортстанның спорт тарихы"

Уфада Башкортстан спорты тарихы турындагы китапны тәкъдир иттеләр.

"Башкортстанның спорт тарихы""Башкортстанның спорт тарихы"
"Башкортстанның спорт тарихы"
«Китап-байрам» халыкара ярминкәсендә 1923 елдан 2023 елга кадәр йөзьеллык чорны үз эченә алган «Башкортстанның спорт тарихы» китабын тәкъдир итү чарасы булды.

— Без бу тарихларны сөйлибез, аларны киләсе буыннарга тапшырабыз. Голлар, очколар, секундларны репортерларга калдырабыз. Җиңү - ул бер мизгел, ул
һәрвакыт бүгенге турында. Ә китап безгә җиңүне мәңгелек итәргә, аны мәңгегә калдырырга мөмкинлек бирә. Бездән соң килгән кешеләр китапны ачып: "Менә бу спорт иде!"- дисен өчен" - ди журналист.

Иҗади очрашуда шулай ук олимпия чемпионы, рапирачы Аделина Заһидуллина да катнашты.

- Спортчылар да китап укый! - диде ул. - Ә спорт әдәбиятына килгәндә, бу безнең өчен илһам чыганагы.

Очрашуның тантаналы мизгеле булып Лилия Шәфыйковага «Башкортстан Республикасы ДИНАМО төбәк оешмасына 100 ел " юбилей медале тапшыру булды. Бүләкне «Динамо» ширкәтенең төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Олег Зинов тапшырды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас