

Башкортстан Хөкүмәтендә төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимитләре башлыклары катнашлыгында узды.
Киңәшмәнең көн тәртибендә беренче булып комплекслы экологик рөхсәтләр алу һәм лицензия таләпләрен раслауда калдыклар белән эш итү өлкәсендә федераль законнарны үтәү мәсьәләсе торды. Канун таләпләре нигезендә, әйләнә-тирә мохитне төп пычратучылар тиешле рөхсәтне бу елның 1 гыйнварына кадәр алырга тиеш иде.
Киңәшмәне тәмамлап, Андрей Назаров шулай ук Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына төбәк операторлары һәм муниципаль берәмлекләр хакимиятләре белән берлектә агымдагы елның июнендә каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгаруны һәм контейнер мәйданчыкларын карап тотуны тәэмин итәргә кушты. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына, т
өбәк операторлары белән берлектә, калдыклар туплану урыннарына фотофиксация белән тулысынча ирешүне тәэмин итәргә әйтелде.
Фото: bashinform.ru