+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 июнь 2025, 09:40

Радий Хәбиров Корбан бәйрәмен үткәрү буенча йөкләмә бирде

Башкортстан Башлыгы республикада Корбан бәйрәмен үткәрү буенча йөкләмә бирде. Дүшәмбе көнне Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров 6 июньдә мөселманнарның төп дини бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтүен искәртте.

Радий Хәбиров Корбан бәйрәмен үткәрү буенча йөкләмә бирдеРадий Хәбиров Корбан бәйрәмен үткәрү буенча йөкләмә бирде
Радий Хәбиров Корбан бәйрәмен үткәрү буенча йөкләмә бирде

"Мин муниципалитетлар башлыкларына искә төшерергә телим, бу нигезле рәвештә эшләргә һәм корбан чалу өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга кирәк дигән сүз. Беренчесе, бәйрәм чараларын оештыру буенча руханиларга ярдәм итүегезне һәм тәэмин итүче барлык хезмәтләрнең кизү торуын оештыру буенча чаралар күрүегезне сорыйм. Икенчесе, ветеринария хезмәтләре белән килештереп, корбан чалу өчен махсус билгеләнгән урыннарны санитария нормалары таләпләрен исәпкә алып тәэмин итәргә кирщк. Һәм өченчесе, биологик калдыкларны махсус контейнерларга җыюны һәм аларны утильләштерүгә чыгаруны оештырырга. Бу - зур бәйрәм, тик, белгәнегезчә, бәйрәмнәр безнең өчен - зур эш", - дип күрсәтмәләр бирде ул, муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Республика ветеринария дәүләт комитеты башлыгы Азат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, республикада Корбан бәйрәме чорында барлыгы 60 махсус терлек чалу мәйданчыгы җиһазландырылачак, шул исәптән Уфада - икесе. Якынча, 9 мең баш терлек суярга планлаштырылган, шуларның 3 меңе Уфада.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас