+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июнь 2025, 07:51

Акчаның исе бармы? Рәүфә Рәхимова Президент грантына өметләнә

Президент грантлары фондына Башкортстаннан гариза кергән. “Зур гаилә — ул мода: илне илһамландыручыһәм ныгытучы традицияләр” проекты тәкъдим ителә (гариза саны 25-2-017236, 17.03.2025). Исеме матур һәм максаты игелекле – гаилә кыйммәтләрен һәм күп бала тәрбияләүне популярлаштыру.

Акчаның исе бармы? Рәүфә Рәхимова Президент грантына өметләнәАкчаның исе бармы? Рәүфә Рәхимова Президент грантына өметләнә
Акчаның исе бармы? Рәүфә Рәхимова Президент грантына өметләнә

Аны “Ирекле медиа” автономияле коммерция карамагында булмаган оешма тәкъдим итүе гаҗәпләндерә. Чөнки ул судлар берничә тапкыр административ хокук бозуларда гаепләүче Рәүфә Рәхимова белән бәйле. Мәсәлән, Русиянең Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 мәддәсенең 1 кисәге буенча (“Русия Федерациясе Кораллы Көчләрен куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән ачык гамәлләр”). Бу узган елның октябрендә булды, ул вакытта Киров районы суды 30 мең сумлык штраф билгеләде. Шул ук елның ноябрендә Уфаның Совет районы суды “Ирекле медиа” оешмасына (“Пруфы” нәшрияты) Русия законнарын бозган өчен 200 мең сум административ штраф билгеләде. Моннан тыш, суд әлеге медиаресурсның баш мөхәррирен “җәмәгать тәртибен һәм (яисә) иҗтимагый хәвефсезлекне киңкүләм бозу куркынычы тудырырга сәләтле дөрес булмаган хәбәрләр рәвешендә алдан ук ялган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат тараткан өчен“ 60 мең сумга штрафка тарттырды. БР Югары суды элек кабул ителгән карарларны үз көчендә калдырды. Агымдагы елның февралендә суд Рәхимовага властьны һәм җәмгыятьне хөрмәт итмәгәне өчен штраф салды, ә апрельдә аңа кеше тукмаган өчен административ мәддә буенча 80 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнде.
Югарыда әйтелгән штрафлар Рәхимованың матди хәлендә ничек чагылыш тапканын әйтүе кыен, әмма “Ирекле медиа” 2 миллион 355 мең 849 сум күләмендә грантка өметләнә. Моннан тыш, оешма 1 миллион 964 мең 832 сум күләмендә үз акчаларын да салырга әзер.
Дәүләт (димәк, безнең) акчаларын нәрсәгә тотынырга уйлыйлар соң? Гариза текстыннан күренүенчә, “Ирекле медиа” Башкортстанның төрле милләт һәм социаль төркемнәргә караган күпбалалы гаиләләре турында лонгридлар циклы әзерләячәк (хәтта бай бичәләр турында да сөйләргә вәгъдә итәләр). Видеороликлар һәм документаль фильм төшерергә, аны күрсәтүне һәм фикер алышуны оештырырга, “күпбалалылар өчен ликбез” һәм чат-бот эшләргә планлаштыралар. Контентны видеохостингларда, социаль челтәрләрдә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында урнаштырырга ниятлиләр.
Гаризада грант кысаларында булдырылган материаллар “Пруфы” басмасында урнаштырылачак, дип күрсәтелгән. Ягъни судлар тарафыннан күп тапкырлар дөрес булмаган мәгълүматны таратуда танылган гәзиттә, бу хакта югарыда әйтелде. Моннан тыш, әлеге басманың чит ил агенты дип танылуы да ихтимал, моңа абруйлы “Рыбарь” федераль телеграм-каналы (1,25 миллионнан артык язылучысы бар) басым ясый. “Рыбарь” язганча, моның сәбәбе ачык: “”Пруфы. Рф” аша Фаил Алсынов* һәм Руслан Габбасов** кебек башкорт экстремистлары һәм сепаратистларының уңай образы тудырылды (беренчесе колониядә утыра, икенчесе Литвада Русиягә каршы актив эшчәнлеген дәвам итә – искәрмә. ред.), шулай ук кешеләрне санкцияләнмәгән гавами акцияләргә мобилизацияләү алып барылды, шуларның берсе Баймакта киңкүләм бәрелешләргә китерде. Моннан тыш, киңкүләм мәгълүмат чаралары аша Башкортстан җәмгыятен СВОда катнашуга каршы саботаж ясарга чакырулар таратылды. Рәхимова үзе “Русия авторитаризмы” тиздән җимереләчәге турында ачыктан-ачык белдерде”.
Грант юллаучы биргән мәгълүматның дөреслегенә дә сораулар бар, моның өчен грант бирү турында килешүнең 3.3.6 пунктын укып чыгу да җитә. “Ирекле медиа” оешмасы үз материалларын урнаштыру өчен платформа сыйфатында Google Америка компаниясенә караучы YouTube видеохостингын күрсәтә. Агымдагы елның мартында бирелгән гариза авторлары YouTubeның Русия законнары таләпләрен даими рәвештә (соңгы 3 ел дәвамында) бозуы турында белмәскә мөмкин түгел, бу турыда “Роскомнадзор” берничә тапкыр кисәтте. Президент Владимир Путин узган елның декабрендә “туры линия”дә, Америка компаниясенә сораулар күп, дип ачыктан-ачык әйтте. Агымдагы елның март ахырында Русиянең санлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев журналистларга YouTube компаниясе “Русиядә аның эшен тергезү өчен мотлак булган Русия законнары таләпләрен үтәүдә кызыксыну күрсәтми” дип белдерде.
Нәтиҗәдә, “Ирекле медиа” оешмасы алдан дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтүен белеп, грант шартларын тулысынча үти алмаячагын аңларга тиеш. YouTubeның Русия территориясендә эшли алмавы нәтиҗәсендә, аудиториянең бер өлеше контентка керүдән мәхрүм калачак, исбатлы тулы отчет формалаштырып булмаячак.
Рәүфә Рәхимова, үз контролендәге киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен килеп туган хәвефне аңлап, җәмәгатьчелек алдында реабилитацияләнү ысулын тапкан кебек тоела. Президент грантын чыннан да мөһим һәм кирәкле юнәлеш буенча гамәлгә ашыру мондый мөмкинлекне бирәчәк, өстәвенә, дәүләт зур сумма бирә. Әмма Рәүфә Гәрәевна тарафыннан Президент һәм тоташ влатька карата әйтелгән дәгъвалар белән нишләргә соң? Ничек ул авторитаризмда, “җәмгыятьтә хәвеф тудырырга”, “киңкүләм мәгълүмат чараларына басым ясарга” омтылуда гаепләгән властьтан, “ул сайламаган Президенттан” (һәм бу әле иң йомшак эпитетлар) акча сорарга базнат итә? Аның “Эхо Москвы”га биргән видеомөрәҗәгатен һәм интервьюсын (Генпрокуратура таләбе буенча туктатылган һәм соңыннан юкка чыгарылган радио) Интернетта табу авыр түгел.
Патриотизмга ышыкланып, Рәүфә Рәхимова Төркиядә актив эшчәнлек алып бара. Аның гаиләсе бу илдә күчемсез милеккә ия, яшәү хокукы документы белән фатирлар сата, медицина туризмын үстерә (болар барысы да “Пруфы”да рекламалана). Закон белән бу тыелмаган һәм, мөгаен, начар керем китермидер. Изге эш эшләп, Президент грантларын сорамыйча гына, ни өчен әле әлеге проектын үз акчаларыңа тормышка ашырмаска?
* – “Росфинмониторинг”ның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән
** – Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән. “Росфинмониторинг” тарафыннан экстремистик эшчәнлеккә яисә террорчылыкка катнашлыгы булган оешмалар һәм физик берәмлекләр исемлегенә кертелгән.
Кира МИРОНОВА.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас