Бүген “Атайсал – кече Ватан” проекты республикабыз халкы өчен изге, файдалы эшләр брендына әйләнде. Анда катнашучылар билгеләвенчә, бу башлангыч яхшы эшләргә илһамландыра һәм канатландыра. “Атайсал”ның нигезендә илсөярлек һәм Ватанга тугрылык ята. Якташларны, меценатларны, хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштергән матур проект ул “Атайсал”. Шунысы аеруча куанычлы: ул елдан-ел үсә һәм киңәя, туган төяге хакына ихлас күңелдән изге эш башкаручылар саны артканнан-арта.
Нефтекама шәһәре дә “Атайсал” проектына актив кушылды, аның ярдәме белән шәһәр күләмендә бик күп матур проектлар тормышка ашырылды. Шәһәр Советы секретаре Гүзәл Нуртдинова белән әңгәмәбез дә “Атайсал” проектының ничек тормышка ашырылуы хакында.
– Гүзәл Рәисовна, белүебезчә, “Атайсал” проекты турында тәкъдимне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда туган төяге – Ишембай районына эш сәфәре барышында белдерде. Тиз арада оештыру комитеты, проектның эш тәртибе, махсус сайт булдырылып, эш башланды. Инде бу проектка йөзләгән, меңләгән кеше кушылды. Нефтекамада бу уңайдан хәлләр ничек тора, проект ничек тормышка ашырыла?
– Әйе, бик отышлы һәм файдалы проект булды ул. “Атайсал” гамәлгә ашырыла башлау белән бик күп нефтекамалылар аңа кушылды. Аның кысаларында бик күп изге эшләр башкарылды.
– Бүгенге көндә Нефтекамада “Атайсал” буенча ничә проект теркәлгән?
– Проект гамәлгә ашырылган чорда җәмгысы 430 миллион сумлык 520 проект теркәлде һәм тормышка ашырылды. Миңа калса, бу бик күп. Шушы проектта катнашкан һәрбер кешегә шәһәр халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
– Чыннан да бик күп! Шунысы да бар, һәр ел үсеш күзәтелә, күбрәк катнашучылар, күбрәк проектлар теркәлә. Узган 2024 елда ничә эш тормышка ашырылды?
– Катнашырга теләк белдерүчеләр күп, 2024 елда биш миллион сумлык 84 проект тормышка ашырылды. Ә инде быелгы елның беренче яртысында 7 миллион сумлык 52 проект тормышка ашырылды. Эш бара һәм ул төрле тармакларны үз эченә ала. Бүген “Атайсал” проекты белән илнең башка төбәкләре дә кызыксына, үзләрендә тормышка ашыру теләген белдерәләр, димәк, ул чыннан да урынлы һәм кирәкле эш!
– Гүзәл Рәисовна, проект күбрәк нинди юнәлеш, тармакларны колачлый?
– “Атайсал”ның төп максаты – республикада туып үскән кешеләрнең үзенең кече Ватанына ярдәм күрсәтү. Ул төрле юнәлештәге эшләрне берләштерә. Әйтик, һәйкәлләрне, обелискларны һәм башка истәлекле урыннарны реставрацияләү, яңаларын төзү, спорт чаралары уздыруга ярдәм күрсәтү, балалар уен мәйданчыкларын төзекләндерү, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә өлеш кертү, дини объектларга – мәчетләр, чиркәүләр төзүгә, булганнарын төзекләндерү, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, мәдәният учакларына ярдәм күрсәтү, паркларны, ял урыннарын төзекләндерү, табигатьне саклау, чишмәләрне төзекләндерү, зиратларны тәртипкә китерү, төрле чаралар, акцияләр, күргәзмәләр, фестивальләр оештыру, яки аларны үткәрүгә багучылык ярдәме күрсәтү, авыл китапханәләре фондын баетуга булышу – “Атайсал” кагылмаган тармак юктыр да бүген.
– Җәмгыятькә изге эш кылган һәркем “Атайсал” сайтында теркәлеп тә бармый, изге эш башкарылып та, сайтта теркәлмәгәннәре дә күптер?
– Әйе, күңел таләбенә ярашлы туган авылына, шәһәренә, мәктәпләргә, ярдәм иткән, әмма эшләрен күрсәтеп бармаган кешеләр дә күп.
– Гүзәл Рәисовна, бу башлангычта, шәһәрдә яшәүчеләрдән тыш, Нефтекамада туып үсеп, бүгенге көндә читтә яшәгән якташларыбыз да бардыр?
– Әйе, бу уңайдан мин Радмир Мәүлиевны атар идем. Ул шәһәр хакимияте башлыгы булган чорда да бик күп уңай эшләр башкарды. Хәзер исә башкалабыз Уфаны җитәкләсә дә, туган Нефтекамасын онытмый, шәһәрнең юбилеена бик матур бүләк ясады – Комсомол проспектында заманча атынгычлар, эскәмияләр, урналар урнаштырды.
– Әйе, Радмир Рәфил улын нефтекамалылар һәрвакыт яратып телгә ала. Яңа эш урынында уңышлар аңа! Ә үзебезнең шәһәрдән кемнәрне атый аласыз? Еллар дәвамында проектта катнашып килүчеләр бармы?
– Әлбәттә, бар. Шәһәрнең хөрмәтле кешеләре алар. Әйтик, Нурихан Дилмиевның өлеше әйтеп бетергесез зур, аның ярдәме саллы, реабилитация үзәгендә инвалид балалар өчен тоз бүлмәсе булсынмы, спорт объектларымы – зур суммалы проектларны тормышка ашыра. Хәзер инде аның улы – Илшат Нурихан улы бу эшкә актив кушылды. Бездә изгелек эшләү дә шулай әтисеннән улына күчә!
Шәһәр Советы депутаты Роберт Ялаевны атамый мөмкин түгел. Башкарган эшләре санап бетергесез, ул мәгариф учреждениеләрен ремонтлаудан, мәчет территориясенә асфальт җәюдән, урамнарны яшелләндерүдән алып, КВН командасына булышу, Нефтекама турындагы роликларны төшерүгә кадәр күпкырлы ярдәм күрсәтә.
Зинифә Умурбаева турында әйтеп китми булмый. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, кире какмый, шәһәрне, үз эшен яратучы кеше. “Атайсал” проектында актив катнаша.
Шулай ук башка депутатлар – Лиана Киршина, Фәһим Низамов, Максим Лукиянов, Владимир Белоглазовны атап үтәсе килә. Атайсал проектына изге гамәлләре белән елдан-ел булышып килә алар. Геннадий Сапожников, Игорь Остальцев, Олег Гарифуллин беркайчан да читтә калмый, саный китсәң, бу исемлек бик озын булыр иде.
– Гүзәл Рәисовна, 2022 елдан “Атайсал” проектында аерым әһәмияткә һәм мәгънәгә ия эш юнәлеше – махсус хәрби операциягә булышу өстәлде. Меценатлар яугирләргә автомобильләр, кирәкле корал сатып ала, гади халык, пенсионерлар, мәктәп укучылары окоп шәмнәре эшли, маскировка челтәрләре үрә, бу эшне дә “Атайсал”ның бер юнәлеше дип карарга буладыр?
– Әлбәттә, шулай. Нефтекама яугирләрне кайгырту эшенә ныклап тотынды. Сез әйткәндәй, олысы да, кечесе дә бу эшнең Ватан өчен ни кадәр кирәкле икәнен аңлый. Шул ук Лиана Киршинаны аерым атар идем. Ул берничә “буржуйка” миче эшләп, фронтка озатты, башка кирәк-яракларны даими җибәреп тора. Шәһәр хакимияте көче белән, шулай ук Артур Гарипов, Айдар Маннанов, Рөстәм Минәҗев, Максим Лукиянов, Дмитрий Полубояринов һәм башка актив атайсалчыларның, битараф булмаган шәһәр халкының зур ярдәме белән махсус операциягә УАЗ машиналары, БПЛА аппаратлары, мичләр, төзелеш материаллары, башка кирәк-ярак җибәрелде.
– Гүзәл Рәисовна, узган ел Нефтекама шәһәре һәм безнең ут күршеләребез – Агыйдел шәһәре, Калтасы, Краснокама районнары иң актив төбәкләр булып танылды. Димәк, бу төбәктә үз Ватанын яраткан кешеләр яши, дип әйтергә буладыр?
– Әлбәттә! “Атайсал” чикләрендә бик матур, күркәм эшләр башкарыла, димәк, бу якның кешеләре дә шундый – күңелләре белән күркәм, олы йөрәкле һәм игелекле.
– Яңарак кына башкалабызда зурлап “Атайсал – кече Ватан көче” республика форумы үтте. Бу колачлы чарада катнашып, нинди уй-фикерләр белән кайттыгыз?
– Форумга туган ягын яраткан кешеләр җыелган иде, шуңа да андагы уңай энергетиканы сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Мондый изге эшләр, һичшиксез, дәвам итәргә тиеш!
Гомумән алганда, “Атайсал” ул искиткеч уңай проект, шуңа күрә аның киләчәге якты булырына шик юк. Проектның төп максаты – җәмгыятьне берләштерү өчен нигез буларак традицияләрне һәм кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, тормышыбызны, тирә-ягыбызны тагы да матуррак, яшәү өчен уңайлырак итү. Уртак көч белән Нефтекамада да, республикабызда да без бу максатларга ирешеп киләбез. Якташларның изге максат, изге эш хакына берләшүе безне тагы да көчлерәк итә!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.