+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июнь 2025, 03:50

Радий Хәбиров Волонтерлар лагеренда катнашучылар белән очрашты

2 июньдә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров лагерьда волонтёрлар белән очрашты. Өченче тапкыр уза торган чара Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" хәрби-патриотик парк мәйданчыгында республиканың актив иреклеләрен җыйды.

Радий Хәбиров Волонтерлар лагеренда катнашучылар белән очраштыРадий Хәбиров Волонтерлар лагеренда катнашучылар белән очрашты
Радий Хәбиров Волонтерлар лагеренда катнашучылар белән очрашты

Лагерь программасына халыкка ярдәм күрсәтә торган балаларның профильле белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыруга юнәлтелгән мәгариф, мәдәни һәм спорт треклары кертелгән.

Үз чыгышында төбәк җитәкчесе республика үсешендә иреклелекнең зур ролен ассызыклады һәм төрле бурычларны хәл итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Без Башкортстанның волонтёрлары белән очрашуларны даими уздырабыз. Сезнең арада яшьләр дә, өлгереп җиткән активистлар да бар. Бу, чыннан да, бик шәп. Сез республика белән горурлана алырлык шактый зур юл уздыгыз, - диде Радий Хәбиров. - Иреклеләр безгә коронавирус пандемиясе чорында ярдәм итте, аннары табигый янгыннарны сүндерде. Ә хәзер бөтен республика, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен хуплап, берләште. Бу эшкә безнең хатын-кызлар да зур өлеш кертә - "Беренче тирмә" проекты катнашучылары Донбасстагы госпитальләргә баралар, яралы сугышчыларны дәвалауда ярдәм итәләр.

Радий Хәбиров, шулай ук, 2020 елда үзенең "Башкортстан Республикасы иреклесе (волонтёры)” дигән мактаулы билгене гамәлгә куюын искә төшерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас