+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 июнь 2025, 03:05

Күршең булса, шундый булсын!

Стәрлетамакта яшәүче Гүзәл Ф. күршесен телефон мошенникларыннан коткарган.

Күршең булса, шундый булсын!Күршең булса, шундый булсын!
Күршең булса, шундый булсын!
Бу хакта үзенең телеграмм-каналында шәһәр хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов хәбәр итте.

"Гүзәл уяулык күрсәтеп, күршесен җинаятьчеләрнең алдавыннан коткарды. Күршесенең үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган кеше белән "хәвефсез счет“ һәм зур сумманы күчерү турында шикле сөйләшүен күреп, Гүзәл битараф калмаган. Ул бу хәлгә кысылып, мошенник белән әңгәмәне өзгән һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Аның битараф булмавы аркасында күрше хатынны зур суммада акча югалтудан саклап калып булган", - диде Эмиль Шәймәрданов.

Ул искә төшергәнчә, полиция хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратмый һәм акчаны «хәвефсез счетларга» күчерүне сорамый. Әгәр шундый шалтырату килә икән, бу - мошенниклар.

Фото:Эмиль Шаймарданов, телеграм-канал

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас