Академиянең барлык катнашучыларын ачылыш тантанасы башында ay Yola төркеме үзенең Homay хиты белән сәламләде.
«Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова билгеләп үткәнчә, бу чара, бернинди кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, чираттагы тапкыр Башкортстанда уза.
"Мин бу вакыт эчендә безнең белән бергә булган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Безнең проектның илебездә Валентина Ивановна Матвиенко тудырган һәм хатын-кызлар Евразия форумын булдырган күркәм традицияне дәвам итүе миңа бик шатлыклы. Без барысын да аңладык һәм хатын-кызларга бергә җыелуның, үз тәҗрибәләрең, белемнәрең белән төрле өлкәләрдә уртаклашуның никадәр мөһим булуын тойдык. Һәм "Хатын-кыз бәхете территориясе" проекты нәрсә турында соң, дип сорасагыз, җавап шундый: ул барысы турында да - хатын-кызның гына түгел, ә барлык кешеләрнең тормыш һәм эшчәнлек өлкәләре турында да. Һәм, әлбәттә, һәрвакыт ул һәр гаиләгә һәм,гомумән, бөтен илебезгә һәм бөтен дөньяга кагыла торган иң мөһим һәм кирәкле темаларга җавап бирә», — диде Каринэ Хәбирова.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың барлык ир-егетләре исеменнән мәхәббәт, хөрмәт һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Хатын-кыз бәхете территориясе»ндә катнашучыларны бай программа көтә: лекцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, осталык дәресләре һәм воркшоплар, барлык территорияләрдә дә кирәкле медицина һәм психологлар консультацияләре.
Агымдагы елда форум беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыкты. Мәйданчыкларда Мексика, Дубай, Белоруссия, Үзбәкстан, Оманнан кунаклар һәм экспертлар килде. Ике көн дәвамында «Сәламәтлек территориясе» мәйданчыклары эшләячәк, анда балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай консультацияләр узачак. Күргәзмә зоналары быел «Мәдәни код» эгидасы астында уза. Чарада иң яшь катнашучылар өчен уңайлы «Балачак территориясе» оештырылды, анда әниләр балаларын лекцияләр вакытында калдырып тора ала.
«Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясе кысаларында Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Гаилә проекты» округ гаилә-демографик конференциясе узды, аның барышында күпбалалы гаиләләргә карата социаль сәясәтне гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Дискуссиядә федераль закон чыгару органнары, Башкортстан Хөкүмәте вәкилләре, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, руханилар, шулай ук иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашты. «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы җитәкчесе Каринэ Хәбирова билгеләп үткәнчә, Русиядә күпбалалылык милли традиция булып торган төбәкләр мисаллары бар.
Мәйданчыкның модераторы булып Федераль җыелышның Федерация Советы Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе, Федерация Советының җаваплы секретаре Лилия Гомәрова чыгыш ясады, ул Русия төбәкләрендә мондый чаралар уздыруның гаилә институты үсешенә уңай йогынты ясавын ассызыклады.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләгәнчә, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа федераль чараларның шактый өлеше төбәктә чирек гасыр инде гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, 2000 елдан алып 6 яшькә кадәрге балалар бушлай дару препаратлары һәм беренче чиратта балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителә. Аз керемле гаиләләр өчен мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә түләүсез туклану оештырылган. Әлеге категория өчен торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар каралган, шулай ук мәктәп формасын һәм кирәк-яракларын сатып алу чыгымнары компенсацияләнә.
Фото: Зөһрә Исламова