+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июнь 2025, 12:00

Уфада II Бөтенрусия “Айда играть!” фестивале ачылды

5 июньдә Уфаның Совет мәйданында II Бөтенрусия “Айда играть!” уенчыклар һәм өстәл уеннары фестивале тантаналы рәвештә ачылды. Чара илнең төрле төбәкләреннән 150гә якын җитештерүчене һәм һөнәрчене берләштерде.

Уфада II Бөтенрусия “Айда играть!” фестивале ачылдыУфада II Бөтенрусия “Айда играть!” фестивале ачылды
Уфада II Бөтенрусия “Айда играть!” фестивале ачылды
Ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Төбәк җитәкчесе уенчыкларның үзебезнең ил индустриясен үстерүнең мөһимлеген ассызыклады һәм фестивальнең барыннан да элек балалар өчен уздыруларын билгеләде, әмма аның тагын да тирәнрәк максаты - киләчәк буыннарны тәрбияләү.

- Уен - ул күңел ачу гына түгел. Бу - тәрбиянең мөһим коралы. Баланың нәрсә белән уйнавына аның ничек үсүе бәйле, - диде Радий Хәбиров. - Фестиваль идеясен хуплаган һәм Уфага килгән һәркемгә рәхмәтлебез. Бүген без балаларга көчле, акыллы һәм бәхетле булсын өчен уенчыкларның нинди булырга тиешлеге турында фикер алышырбыз.

Төбәк Башлыгы, шулай ук, Башкортстан, Пермь крае, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләренең индустрия үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте һәм, көчләрне берләштерү илдә аның позициясен шактый ныгытырга мөмкинлек бирер, дигән ышаныч белдерде.

Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова Радий Хәбировка фестивальнең товар билгесен теркәү турында таныклык тапшырды. Бу адым милли мотивлар һәм башкорт тәңгәллеге нигезендә эшләнгән чараның визуаль стилен һәм фирма символикасын теркәргә мөмкинлек бирә.

- Башкортстан уенчыклар индустриясен үстерүгә системалы рәвештә килгән беренче төбәкләр арасында булды. Фестиваль - балачак өлкәсендәге аңлы мәдәни һәм икътисади сәясәтнең үрнәге, - дип билгеләде Лилия Гомәрова.

Сәламләү сүзе белән Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе президенты Антонина Цицулина да чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быел уеннар һәм уенчыклар рәсми рәвештә креатив индустрияләр исәбенә кертелгән, ә якын арада бу өлкәдә эшләүче дизайнерлар өчен профессиональ стандарт расланачак.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас