

Сабантуй мәйданында иртәдән бирле сәүдә нокталары, балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде, ә сәгать 10да үзешчәннәр әзерләгән концерт башланды. 11дә сабантуй рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде.
Бәйрәмне ачып, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов Дүртөйле игенчеләренең кыска агротехник срокларда язгы кыр эшләренең бөтен комплексын сыйфатлы дәрәҗәдә башкарып чыгуын, киләчәк уңышка ныклы нигез салуын, районның авыл хуҗалыгы тармагының алга таба үсеш өчен бөтен мөмкинлекләре барлыгын, агропредприятиеләрнең ресурсларын нәтиҗәле файдалануы һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә җитди һәм эзмә-эзлекле эшләвен билгеләп үтте. Риф Сәгъдәтулла улы басу батырларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, алдынгыларны бүләкләде.
- Без бүген кискен борылыш чорында, коллектив Көнбатыш белән ачык каршылык вакытында яшибез. Ватаныбыз иминлеген кулларына корал алып саклаучы каһарманнарыбызга тирән хөрмәтебезне җиткерәбез, аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә без тыныч яши һәм туган районыбыз үсеше өчен хезмәт сала, халык бәйрәмнәребезне үткәрә алабыз, - диде ул.
Барлык Сабантуй уеннарында да яше-карты бик теләп катнашты, дөньяларын онытып, ат чабышларын манзара кылды. Шунысын да әйтергә кирәк: бәйрәмгә районның гына түгел, туган республикабызның төрле төбәкләреннән бихисап якташлар кайткан иде. Алар барысы да чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына канәгатьлек белдерде, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, кинәнеп күңел ачты.
Автор фотосы.