

Гәзитнең 16 май санында Резеда Галикәеваның “Экстрасенслар гына коткарырмы?” дигән мәкаләсе миндә зур кызыксыну уятты.
Ырым-шырымнарга, гомумән, үзен күрәзәчемен дип рекламалаган шарлатаннарга бер тамчы да ышанмыйм. Ә менә бозым-сихернең булуын, кызганычка каршы, үземнән беләм. Ике тапкыр эчемлеккә кушып бирделәр. Берсен – туган авылымда, икенчесен Уфада тәкъдим иттеләр. Берсен – ир-егет, икенчесен дустымның таныш хатыны әчегән балга кушып бирде. Моны соңрак кына аңладым.
Күрәзәче, дигәннән. Тәтешле районының Бәдрәш авылында көмеш тәңкә ярдәмендә кешеләрнең үткәнен, бүгенгесен, киләчәген әйтүче Шәмсебану Вәлиева белән моннан 25 еллар элек очрашып сөйләшеп, бер шәхси гәзиттә аның турында зур язма да әзерләп биргән идем. Ялгышмасам, “Күрәзәгә барма – башыңа кайгы алма” дигән баш астында басылып чыккан иде. Бу очрашуны Илшат дустым оештырды, Шәмсебану әби гәзиткә язуны өнәмәсә дә, ризалашты. Хәзер инде ул мәрхүмә.
Шәмсебану апага тирә-як өлкәләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Ул миңа: “Күп яшьләр май аенда туй уздырып, зур хата ясый, чөнки бу вакытта кәккүк чит ояга йомыркалар сала һәм бертуктаусыз кычкырып тора, шуңа майда кавышканнар еш аерылыша, бәхетсезләр”, – дип үз фикерен белдергән иде.
Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Без бит табигать белән тыгыз элемтәдә.
Шәмсебану әби бу хезмәтләр өчен акча да, күчтәнәч тә сорамаган. Кеше үзе бирсә, рәхмәт әйтеп алган. Бүгенге жулик-шулерлар халыкны ыштансыз калдырырга да күп сорамый. Шуңа да иң яхшысы – алардан ерак тору, бәйләнешкә кермәү. Акчаң да янга кала, күңелең дә тыныч була, бары тик белгән аять-сүрәләреңне укып, Аллаһтан ярдәм сорарга кирәк. Ул – ишетүче!
Тәтешле “Ванга”сының күзләре тирән, серле иде, карашлары белән җанны өтеп алганы хәтеремдә. Ә Русия телеканалларының берсендә күрсәтелгән “Экстрасенслар сугышы”н мин кабул итмим.
Эчкечелекнең, кешеләрнең үз-үзләренә кул салуының сәбәбен мин урындагы хакимиятнең полиция, дин әһелләре белән берлектә профилактик чараларны аз үткәрүеннән дә күрәм. Һичшиксез, медиклар, психологлар, наркологлар да монда җиң сызганып хезмәт салырга бурычлы. Күмәк көч күл күчергән, ди бит халык. Шөгыле юкларны эшкә урнаштыруны, лаеклы эш хакы түләүне дә җайга салырга вакыт. Әйткәндәй, үлемечле ялган аракы, фанфуриклар сатучылар бай, мул тормышта яши. Ни өчен?
Авыллардагы суицидлар, алкоголизм күренешләре беребезне дә битараф калдырмасын иде! Башкортстаныбызда уңай үзгәрешләр, шөкер, күп. Җитәкчеләребез республика үсешенә биниһая көч сала. Алда әйтеп үткән проблемаларның да уртага салып сөйләшеп хәл ителәчәгенә өметем зур.
Йомгаклап, шуны әйтергә телим: зинһар, экстрасенс-шарлатаннарга бармагыз, алар сезнең соңгы тиеннәрне алып калачак. Мәчетләргә, ихлас дин белгечләренә мөрәҗәгать итеп, күңелегезгә
тынычлык табыгыз. Иң авыр вакытларда да иманыгызны, өметегезне югалтмагыз!
Рәзиф ЗӨБӘЕРОВ,
шагыйрь.