Чара илнең төрле почмакларыннан: Калининград өлкәсеннән алып Приморье краена кадәр почта һөнәрләренең 70тән артык вәкилен берләштерде. Сайлап алу этабын узган катнашучылар финалда үзләренең һөнәри осталыгын һәм эшкә иҗади якын килүен күрсәтте.
Бәйгедә халык саны 50 000гә кадәр булган торак пунктлардан килгән хат ташучылар катнаша алды. Конкурска барлыгы өч меңнән артык заявка кергән, бу һөнәргә зур кызыксыну һәм авыл җирендә почтальон роленең әһәмияте турында сөйли.
"Русиянең иң яхшы земство почтальоны-2025" исемен һәм 250 000 сум күләмендә акчалата бүләкне Башкортстан Республикасыннан Зилә Романова яулады. Менә ун ел инде ул Гафури районының Родина авылында хат ташучы булып эшли. Зилә үзе уйлаганча, әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен мөһим булган кеше генә яхшы хат ташучы була ала. Шуңа күрә аның өчен иң мөһиме — аралашу, ярдәм итү һәм авылдашлары турында эчкерсез кайгырту.
"Почтальоннарның көндәлек эше - үз эшеңә мәхәббәт һәм гражданлык бурычына хезмәт итү үрнәге. Үзләренең һөнәри бурычларын үтәгәндә, алар иң яхшы сыйфатлар: ярдәмчеллек, игелеклелек һәм еш кына батырлык күрсәтәләр. Алар бит тышкы шартларга карамастан эшли. Почта һәм түләүләрне китерәләр, кайвакыт үз гомерләрен куркыныч астына куеп, чөнки үз эшләрен яраталар, аның мөһимлеген аңлыйлар һәм безнең Русия гражданнарының аларны көтүен беләләр", — дип билгеләде Русия почтасы генеральный директоры Михаил Волков.
"Земство почтальоны" конкурсы беренче тапкыр уздырылды.
Фото: "УФПС"