+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июнь 2025, 11:10

Радий Хәбиров Бүздәк Сабантуенда булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бүздәк районына эш сәфәре кысаларында район Сабантуенда булды һәм игенчеләрне язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаулары белән котлады.

Радий Хәбиров Бүздәк Сабантуенда булдыРадий Хәбиров Бүздәк Сабантуенда булды
Радий Хәбиров Бүздәк Сабантуенда булды
Төбәк җитәкчесе шулай ук район производствосы алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Халыкны бәйрәм белән 
Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин да котлады.
 
Сабантуйны ачу тантанасыннан соң Радий Хәбиров һәм Максим Забелин Сабантуйның спорт мәйданчыкларында булдылар һәм милли көрәш ярышларын карадылар.

Төбәк Башлыгы Бүздәк районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, сугышчы Рамил Мостафинның әти-әниләре белән аралашты. Ул хәзерге вакытта Вишневский исемендәге Үзәк хәрби-клиник госпиталендә реабилитация уза.
 
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен РФ Президенты Указы белән Рамил Мостафин 2023 елда Батырлык ордены һәм Суворов медале белән бүләкләнде. 2024 елда ул генерал Шайморатов орденын алды.

Аралашу вакытында Радий Хәбиров СВО ветераннарының хәзер нәрсә белән шөгыльләнүе, ничек эшкә урнашулары белән кызыксынды. Республика җитәкчесе Рамил Мостафинның әти-әнисенә чын ир-ат һәм герой тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм улларына тизрәк савыгуларын теләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас