+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июнь 2025, 05:10

Журналист сүзе һәрчак үтемле!

14 июньдә Башкортстанда Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Журналист сүзе һәрчак үтемле!Журналист сүзе һәрчак үтемле!
Журналист сүзе һәрчак үтемле!

“Башкортстан матбугаты көне” тарихи вакыйга белән бәйле. Бәйрәмне оештыруга 1917 елда “Мөхбир” (“Известия”) дигән беренче рәсми дәүләт матбугат басмасы чыгу нигез була. Республика Президентының 1998 елның 14 июнендәге указы нигезендә бу көн “Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре көне” дип игълан ителде.

XXI гасырны яңа технологияләр алга киткән чор дип атарга мөмкин. Ләкин электрон коммуникация чаралары никадәр тирәнрәк үтеп кермәсен, журналист сүзе элеккечә әһәмияткә ия булып кала, аңа ихтыяҗ кимеми. Бүген мәгълүмат кырының чиге юк. Гәзит-журнал сәхифәләрендә яңалыкларны “коры” яктыртуга алмашка җанлы, хисле, кайчакта кискен дә, аралашу килде, анда профессиональ журналистлар гына түгел, ә “яңа медиа” вәкиллә-ре – блогерлар, мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар да бик теләп катнаша.

Чынлыкта, һәркем Интернет киңлекләрендә үз фикерен әйтә, нинди дә булса проблема хакында фикер алышуга кешеләрне җәлеп итә, фикердәшләрен туплый ала. Шушы шартларда без бастыра торган мәгълүмат дөрес һәм һәрьяклап үлчәнгән булырга, язмалар җаваплы һәм җитди язылырга, журналист этикасы принциплары тайпылышсыз үтәлергә тиеш.

Башкортстанның медиа тармагы профессионалларның тулы бер армиясен берләштерә. Республиканың дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларында гына да 2,5 меңнән артык кеше эшли. Алты телдә нәшер ителүче 80нән артык дәүләт басмасы 400 мең данә белән халыкка җиткерелә. Республика журналистлары, көн саен фактларны трансляцияләүне генә тәэмин итеп калмыйча, аналитик якын килү нәтиҗәсендә төбәктә һәм илдә барган вакыйгалар турында дөрес мәгълүмат җиткерә. Бу ─ республика журналистикасы белән горурланырга лаеклы сәбәп.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров күп тапкырлар киңкүләм мәгълүмат чараларының төп бурычларын билгеләде. Соңгы берничә елда алар тагын да катлауланды һәм җитдиләнде. Бу махсус хәрби операция барышын яктырту белән бәйле. Безнең күп кенә журналистларыбыз алгы сызыкта актив эшли, фронттагы хәлләр турында сөйли, хәрбиләрнең рухын күтәрә.

Коллектив Көнбатыш Русия белән икътисади һәм хәрби сугыш кына түгел, мәгълүмати сугыш та алып бара. Махсус хәрби операция һәм чит ил санкцияләре җәмгыятьне берләштерде. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, журналистлар бүген бу сугышта катнаша һәм аларның бурычы СВО зонасындагы яугирләрнекеннән ким түгел: алар мәгълүмати фронтта җиңәргә тиеш. Башкортстан Башлыгы республика хакимиятенең конструктив фикерләргә ярдәм итәргә һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дәүләт финанс ярдәме күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Әйтик, 2023 елда Башкортстан Башлыгы дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында белдерде. Моннан тыш, ул үзенең указы белән иң яхшы журналист эшләре өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия күләмен биш тапкыр – 500 мең сумга кадәр күтәрде (элек премия 100 мең сум тәшкил итә иде).
Шулай ук, Башкортстан Башлыгы журналистика өлкәсендә “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” премиясен тәкъдир итте. Аны алуга республика территориясендә эшләүче киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дәгъва итә ала. Журналистика өлкәсендә актуаль талантлы яисә җәмәгатьчелек тарафыннан танылган контент булдырган өчен ел саен һәркайсы 300 мең сум күләмендә 20 премия тапшырыла.

Тагы да киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге проектларга ярдәм итү өчен Башкортстан Башлыгы грантларын бирү турында карар кабул ителде. “Медиайыйын-2023”тә чыгыш ясаганда Радий Хәбиров киңкүләм мәгълүмат чаралары проектларын гамәлгә ашыру өчен грантларга 50 миллион сум өстәргә кушты. Әйткәндәй, җиңүчеләр исемлегендә “Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы да бар. Грант суммасы 1 миллион 600 мең сум тәшкил итте. Бу акчаны без Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар турында Хәтер китабы бастыруга юнәлттек. Китап дөнья күрде, ул шәһәр һәм районнарыбыз китапханәләренә җибәрелде.

Башкортстан басмалары коррупциягә, террорчылыкка каршы тору, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру темаларын яктырту буенча да җитди эш алып бара. Гомумән, бүген, соңгы елларда беркайчан да булмаганча, журналистның роле кешеләргә ни дәрәҗәдә кирәк һәм таләп ителгән булуы ачыкланды. Журналистлар, шулай ук, гражданнарыбызның, укучыларыбызның тормышы, сәламәтлеге һәм эмоциональ халәте өчен көрәштә алдынгы урында тора.

Бүген киңкүләм мәгълүмат чаралары иңенә зур җаваплылык йөкләнгән. Безнең илгә каршы торучы көчләр фейклар таратуга зур ресурслар сарыф итә. Дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары аларга каршы тора, халыкка дөрес мәгълүмат җиткерә, бердәмлегебезне ныгыта. Җәмгыять бездән, фактларны дөрес бәян итү белән беррәттән, яктыртылган вакыйгаларга карата тирән һәм гадел фикер дә көтә. Журналист – информатор, аналитик, киңәшче, язучы, тәнкыйтьче. Гадел, объектив анализ бирү, тиешле урында тәнкыйтьли белү кирәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас