+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июнь 2025, 15:55

Башкала урамнары үзгәрәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Җәмәгать киңлекләре сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда республиканың торак пунктларын төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Башкала урамнары үзгәрәчәкБашкала урамнары үзгәрәчәк
Башкала урамнары үзгәрәчәк
Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников шәһәрнең урамнарын һәм рекреацион зоналарын яшелләндерү концепциясе турында сөйләде.

Җиденче ел рәттән төбәк башкаласы «Яшел Башкортстан» экологик акциясендә катнаша, аның кысаларында җәмәгать территорияләренә, торак йортлар һәм мәгариф учреждениеләре ишегалларына агачлар һәм куаклар утыртыла. 2025 елның язында Уфада 2 меңнән артык агач һәм шул кадәр үк куак утырттылар, шул исәптән 200дән артык юкә.

Моннан тыш, урамнарда мобиль яшелләндерү башкаралар-үзәк урамнарга чәчәк композицияләре белән декоратив савытлар урнаштыралар.

Уфаның 450 еллыгына «Родина» кинотеатры, «Башкортостан» Дәүләт концерт залы һәм Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры янәшәсендә ландшафт дизайны элементлары булган сезонлы скверлар гамәлгә ашырылган мөһим проектлар булды.

Сергей Кожевников Театр урамын төзекләндерү проекты турында да сөйләде, анда сәхнә сәнгате өлкәсенә бәйле рекреацион һәм арт-объектлар урнаштырырга планлаштыралар. Территориядә яшелләндерүнең төрле вариантлары һәм урамны архитектур яктан яктырту белән зур җәяүлеләр зонасы барлыкка киләчәк.

Ландшафт дизайны өлкәсендә заманча карарларны куллануның мөһимлеге турында Башкортстанның Ландшафт индустриясе профессионаллары ассоциациясе башкарма директоры Мария Ананиади сөйләде.

Республика торак пунктларының Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенрусия конкурсында катнашуына заявкалар әзерләгәндә дә яшелләндерүгә заманча караш кулланалар. Бу хакта Башкортстан шәһәрләре һәм авыллары үсеше институты директоры Ольга Сарапулова хәбәр итте. Ул шулай ук төбәк территориясендә кулланылган кайбер карарларны тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы белгечләрнең тәкъдимнәрен хуплады һәм ландшафт дизайны тематикасын креатив икътисад проектларын алга этәрү көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас