+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июнь 2025, 09:32

Буыннар бәйләнеше ныклы

Благовар районының тарих-этнография музее 30 еллыгын яңартылган бай экспозицияләр белән билгеләде

Буыннар бәйләнеше ныклыБуыннар бәйләнеше ныклы
Буыннар бәйләнеше ныклы

30 ел элек 9 майда тарих-этнография музее тантаналы шартларда ачылып, халык хәтерен саклау буенча күпкырлы эшчәнлеген башлап җибәрде.

Тарихи юнәлештәге учреждениене аның оештыручысы булган Рәвидә Фәйрузовадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әйткәндәй, Благовар районы тарихында моңа кадәр дә якты гамәлләре, игелекле эшләре белән танылган иде инде ул. Югары белемле, алдынгы карашлы педагог-укытучы Языково урта мәктәбендә эшләгәндә максатчанлыгы, тырышлыгы һәм булдыклылыгы белән аерылып тора. Благовар район Советы башкарма комитеты секретаре вазыйфасында тоташ район дәрәҗәсендә халык арасында олы абруй яулый. Шуңа да Рәвидә Сөләйман кызына яңа җаваплы эш тапшырылуы гаҗәп түгел. Иң мөһиме: районның ул чактагы җитәкчелеге Рәвидә Фәйрузованың куелган бурычны уңышлы башкарып чыгачагына шикләнми.
– Районыбызда заманча музей булдыру башлангычы белән Языково мәктәбендә укыткан туган төбәкне өйрәнүче, тарихчы Василий Иванович Киряков 1970 елларда ук чыккан иде, – дип искә ала Рәвидә Сөләйман кызы. – Үз хезмәтенә бирелгән педагог-фронтовикның илебезнең һәм Благовар төбәгенең данлыклы үткәнен балаларга җиткерергә тырышуы аңлашыла. Кызганычка каршы, аның изге теләген тормышка ашыру шактый озакка сузылды.
Ниһаять, бу юнәлештә тәүге адымнар 1993 елның декабрендә ясала. Район Советы президиумы һәм Благовар районы хакимиятенең берлектәге карары белән Языково авылында 1912-14 елларда төзелгән ике борынгы бина районның мәдәният бүлеге карамагына бирелә. Шул рәвешле нәкь менә аларның район музееның нигезен тәшкил итәчәге күзаллана. Әмма максатка ирешүдә күләмле эш көтә, чөнки биналарның икесен дә яңарту таләп ителә. Атап әйткәндә, түбәләрне алыштыру, яңа идән җәю, электр, җылылык һәм су тәэминаты челтәрләрен яңарту, кыскасы, капиталь ремонт кирәк була.
– Күз курка, кул эшли. Халыкта шундый әйтем бар, – дип истәлекләрен дәвам итә ул чорда музей директоры вазыйфасына билгеләнгән Рәвидә Фәйрузова. – Ә бит 90нчы еллар башы – гаять катлаулы чор. 1994-95 елларда хезмәт хакларының шактый соңга калып түләнүен күпләр хәтерлидер. Моннан тыш, ягулык-майлау материалларына кытлык күзәтелде, техникага бензинны да, кем әйтмешли, чиләкләп кенә бүлделәр. Төзелеш материаллары шулай ук дефицит саналды. Шуңа карамастан, без, музейны тергезүчеләр, район җитәкчелеге ярдәме белән барлык авырлыкларны җиңеп чыктык һәм учреждениене 1995 елның май башына яңартуга ирештек.
Музей тантаналы шартларда 9 майда ачыла, ул районның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга саналырга хаклы. Утыз ел үткәч тә тарих кабатланды, дип әйтергә мөмкин, чөнки “Музейлар төне” – халыкара акциясенә әзерлек кысаларында, Благовар районы тарих-этнография музеенда күләмле чара оештырылды. Ул учреждениенең 30 еллыгына багышланып, “түгәрәк өстәл” рәвешендә үтте.
Чараның түрендә, әлбәттә, аның кадерле кунагы Рәвидә Фәйрузова булды. Шунысы үзенчәлекле, шактый олы яшькә җитсә дә, хезмәт ветераны ун ел дәвамында музей җитәкчесе вазыйфасында булган вакытны яхшы хәтерли, шуңа да аның чыгышы зур кызыксыну тудырды. Әйткәндәй, ул музейны оештыруга лаеклы өлеш керткән район, предприятие һәм оешмаларның элекке җитәкчеләренең һәммәсен исемләп телгә алды. Алар арасыннан Благовар районы хакимияте башлыгының элекке урынбасары Рим Фәрхетдиновны аерым атап үтү урынлы булыр. Төбәкнең төзелеш һәм тормыш-көнкүреш өлкәсенә бәйле мәсьәләләр өчен җаваплы белгеч буларак, ул вазыйфа бурычларын үтәп, район музеен булдыруга зур көч сала. Авыл Советлары рәисләре Рәсил Гомәров, Мария Лыкова, предприятиеләр директорлары Николай Савернюк, Марат Даутов, Илдар Насыйров, Василий Касьянов һәм башкалар игелекле гамәлләре белән музей үсешендә якты эз калдырды, дип ассызыклады чыгышында Рәвидә Сөләйман кызы.
Коллективны истәлекле вакыйга белән котларга тарихи учреждение тарафдарлары, дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Благовар район Советы рәисе, Сарайлы авылы музее җитәкчесе Равил Гомәров күренекле якташы, шәхси остазы Рәвидә Фәйрузовага озайлы һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен ихлас рәхмәтләрен җиткереп, бүләк тапшырды. Благовар музееның элекке директоры эшен дәвам итүчеләр Рәйлә Фәйзуллина, Светлана Гайнатуллина остазлары белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Хәрби тарихчы, Кашкалаша авылында туып-үскән якташ Михаил Бикмәев музейга соңгы елларда нәшер ителгән китапларын бүләк итте. Хәзерге вакытта директор Эльза Урманшина бәйрәм чарасын югары дәрәҗәдә алып барды.
Соңгы елларда Благовар һәм Бүздәк районнары Советлары арасында эшлекле мөнәсәбәтләр булдырылды, алар эшчәнлекнең төрле өлкәләрен иңли. Ниһаять, бәйләнешләр районнарның музейлары дәрәҗәсенә дә чыкты, дип ышанычлы әйтергә була. Бүздәк районының тарих-туган якны өйрәнү музее делегациясе Благовардагы хезмәттәшләрен тарихи этнография музееның 30 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада тәбрикләде. Бүздәк музееның Туган якны өйрәнүчеләр советы рәисе Рамил Салихов һәм район Советы депутаты, Ренат Шәрипов исемендәге Сабай авылы мәктәбе директоры Альберт Арсланов Благовар районы музеендагы экспонатлар белән таныштылар, “түгәрәк өстәл”дә фикер алышуларда катнаштылар. Бүздәк кунаклары коллегаларына район хакимияте һәм Советы исеменнән бүләкләр тапшырып, эшчәнлекнең яңа форматта да киң колач алачагына ышаныч белдерде.

Фәнүр Гыйльманов.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас