Бүген әлеге бәйрәм уңаеннан Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салу һәм тантаналы митинг узды. Чарада Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты генеральный директоры Рәсүл Сәфәргалиев, Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре Мәүлидә Якупова, журналистлар һәм ветераннар катнашты.
- Хөрмәтле коллегалар, һөнәри бәйрәм белән ихлас котлыйм! Бүгенге журналистика үзгәреш чорын кичерә. Басма гәзит-журналлар белән беррәттән, Интернет челтәрләрендә сайтлар да эшли. Тормышыбызга санлы технологияләр үтеп керсә дә, журналист әйткән, язган сүзне алмаштырып булмый. СВОда сугыш барган кебек, мәгълүмат сугышы да бара. Бу очракта иң беренче чиратта бүгенге журналистлар эше чын һәм дөрес мәгълүмат чыганагы булып тора. Киләчәктә дә сезгә уңышлар юлдаш булсын, - диде Марат Газизов.
Рәсүл Сәфәргалиев та, журналистларны һәм шушы өлкәдә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, җиңел булмаган эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, сабырлык теләде.
Тантаналы митингта, шулай ук, Журналистлар берлегенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары да тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында хезммәттәшебез Фәнүр Гыйльманов та булуы шатландырды. "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе Фәнүр Мөгамбәр улына күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Башкортстан Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Чарада Башкортстан Журналистлар берлегенә кабул ителүчеләргә таныклык тапшырылды. Митинг Матбугат йорты янындагы сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм журналист-публицист Шаһит Әхмәт улы Ходайбирдинның һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Фото: Факил Мостафин.