+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июнь 2025, 04:57

Йөрәгегез кайнар булсын!

Азат Бадранов һөнәри бәйрәм уңаеннан киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Йөрәгегез кайнар булсын!Йөрәгегез кайнар булсын!
Йөрәгегез кайнар булсын!

«Башинформ» агентлыгының конференц-залында дистә еллар дәвамында үз эшенә тугры, сыйфатлы контент тудыручы, журналистларның яңа буыннарын тәрбияләүче, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чараларының абруен ныгытучыларны хөрмәтләделәр. Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен бу катлаулы чорда хезмәтләре хакыйкать коралы, мәгълүмати хәвефсезлек калканы, фронт белән тыл арасындагы күпер булган кешеләргә тапшырдылар.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Бадранов журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Сезнең һөнәри бәйрәмегездә иң мөһиме - рәхмәт сүзләре. Башкортстан Республикасының барлык идарә командасыннан ихлас рәхмәт, бигрәк тә геосәяси чакырулар вакытында, сугыш хәрәкәтләре алып барганда, интернет, социаль медиа үсеш алган вакытта, дөрес булмаган мәгълүмат артык күп булганда, вәзгыятьне тотрыксызландырырга тырышканда, безнең традицион киңкүләм мәгълүмат чаралары аеруча зур роль уйный. Социаль медиаларда җиткерелә торган мәгълүмат өчен җаваплылык төшенчәсе юк, әмма бу безнең традицион киңкәләм мәгълүмат чараларында бар. Һәм бу чыннан да бик мөһим, - дип ассызыклады Азат Бадранов. - Бу муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары, безнең мәгълүмат хезмәтләре, телевидение, республика гәзит-журналлары эше дә. Традицион киңкүләм мәгълүмат чараларын бернәрсә дә алмаштырмаячак. Электрон китап басма китапны җиңмәгән кебек, социаль медиа да гәзит-журналларны, профессиональ журналистиканы алмаштырмаячак. Без тармактагы проблемалар турында бик яхшы беләбез һәм сез безнең ышанычлы таянычыбыз икәнегезне аңлыйбыз. Сезгә һәм рәхмәтебезне белдерәбез!»

Бүләкләү тантанасын Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Учев тәмамлады.

- Барлык коллегаларыбызга да йөрәгегез кайнар булып калсын, сәламәтлек һәм иҗади җиңүләргә һәрвакыт чакыру булсын дип телим! - диде ул.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас