"Гәзитләрдә талантлы сүз осталары эшли, аларның текстларын уку күңелле. Гәзит уку һәм аларга язылу - вакыйгалардан хәбәрдар булуның менә дигән ысулы", - ди Илдар Мидхәт улы. «Кызыл таң»га язылу аңа төбәккә кагылышлы яңалыклардан һәм аналитик материаллардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәчәк.
Барыгызны да урындагы журналистикага ярдәм итәргә һәм «Кызыл таң» республика гәзитенә дә, «Стәрлебаш чишмәләре» район гәзитенә дә язылырга чакырабыз. Бу сезгә республикада һәм турыдан-туры безнең районда барган иң мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булырсыз!
"Кызыл таң"нан аерылмаучы, аңа ел саен язылучы абунәчеләребезгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Язылырга өлгермәүчеләрнең бераз вакыты бар әле: почта бүлекчәләрендә сезне көтәләр!
Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!
#ПодпискаРБ2025