+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июнь 2025, 10:50

SIM-карталарны яңадан рәсмиләштерү зарур

Чит ил кешеләре SIM-карталарын 2025 елның 1 июленә кадәр яңадан рәсмиләштерергә тиеш.

SIM-карталарны яңадан рәсмиләштерү зарурSIM-карталарны яңадан рәсмиләштерү зарур
SIM-карталарны яңадан рәсмиләштерү зарур

2025 елның 1 июленә кадәр Русиядә чит ил гражданнары элек сатып алынган SIM-карталарын яңадан рәсмиләштерергә тиеш. Моның өчен кирәк булачак:
- паспорт (яисә аны алмаштыручы документ: ВНЖ, РВП, качак таныклыгы һ. б.)
- СНИЛС (КФҮдә, СФРда яки эш бирүче аша рәсмиләштерергә мөмкин)
- электрон почта
- паспортны нотариаль тәрҗемә итү (әгәр документ урыс телендә булмаса).

"Дәүләт хезмәтләре"ндә ничек теркәлергә?
- КФҮ, банк аша, яки онлайн хисап язмасы төзегез (Русия номеры һәм банк счеты булса).
- шәхесегезне раслагыз - бу алдагы гамәлләр өчен кирәк.

Биометрияне теркәү өчен:
- паспорт һәм СНИЛС белән банкка мөрәҗәгать итегез.
- битегезне һәм тавышыгызны сканерлау процедурасын узыгыз.

Статусны "Госуслуги Биометрия" кушымтасында тикшерергә мөмкин.
Җентекле инструкцияне "Госуслуги" порталында карагыз!.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас