Акция кысаларында Наталья Полянская махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсе өчен «Башкортостан кызы» журналын яздырды, шуның белән мөһим социаль башлангычны хуплады.
Акция республиканың һәр кешесенә Ватанны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә өлеш кертү мөмкинлеге бирә. Акциядә катнашучылар СВОда катнашучы хәрби хезмәткәрнең гаиләсе адресына республикада чыгучы теләсә кайсы басманы яздырырга мөмкин.
"Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү - уртак бурычыбыз һәм намус эше. "Добрая подписка" акциясе – ел дәвамында безнең кайгыртучанлыгыбызны һәм игътибарыбызны искә төшереп торачак файдалы һәм рухи бүләк ясау өчен менә дигән мөмкинлек", – дип ассызыклады Наталья Полянская.
Нәшрият йорты барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга чакыра!
Сез түбәндәге басмаларга хәйрия язылуын рәсмиләштерә аласыз:
«Кызыл таң», «Башкортостан», «Республика Башкортостан», «Йәшлек», «Өмет», «Йәншишмә», «Ошмес», «Урал-Сасси», «Чолман» гәзитләре;
"Тулпар", "Әллүки", «Агыйдел», «Акбузат», «Башкортостан кызы» , «Башкортостан укытыусыһы», «Бельские просторы», «Ватандаш», «Тамаша», «Һәнәк», «Шоңкар» журналлары.