

Премьер-министр Башкортстанның илнең терәк төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. Министрлар Кабинеты җитәкчесе республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Хөкүмәте исеменнән район халкына көндәлек хезмәтләре һәм республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Республика Русия субъектлары арасында инвестицион климат торышының милли рейтингында алдынгылыкны саклап калды. Шушы көннәрдә генә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында 2024 ел нәтиҗәләрен игълан иттеләр: без - илдә өченче! Владимир Путин рейтингта җиңүчеләрне билгеләде һәм котлады, шул исәптән безнең төбәкне. Республика казанышлары анда яшәүчеләрнең көндәлек хезмәтеннән туплана. Гомуми уңышларга сезнең район да зур өлеш кертә, - дип ассызыклады министрлар кабинеты башлыгы.
Сабан туе кунаклары милли хуҗалыкларны, патриотик юнәлештәге мәйданчыкларны - «Атайсал», «СВО», «Контрактник», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» карадылар, халык спорт ярышларын, җәядән ату, маскировка челтәрләрен үрү буенча осталык дәресләрен карадылар.
Сабан туенда катнашучылар шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга, Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройларына чәчәкләр салуда катнаштылар.
Николо-Березовка авылында Андрей Назаров "Никольский храм" тарихи-архитектура комплексында булды һәм Бөек Княгине Елизавета Феодоровна Романова һәйкәленә чәчәкләр салды. Башкортстанда иң борынгы православие гыйбадәтханәләренең берсенә быел 475 яшь тула.
Фото: pravitelstvorb.ru