

“Диспансерлаштыру үтәргә вакыт”
“Бу хәл кичен, кичке алтыдан соң булды. Бу көнне берничә сәгать компьютер артында утырганнан соң бик нык арыган идем. Моңарчы мошенниклар, “милиция сержантлары”, “банк хезмәткәрләре” һәм башкалар белән озак аралашмадым: сөйләшүне өздем дә трубканы куйдым. Бу юлы нәрсә булганын да аңламыйм. Барысы бергә эшләде: компьютер артында озак эшләүдән, гомумән, тоташ сәфәрләрдә һәм очышларда арыганлык... Плюс кешеләрнең сүзенә ышану гадәте, анысы совет заманыннан калган.
Бик “сөйкемле”, “тәмле телле” кыз шалтыратты, яхшы урыс телендә, янәсе, диспансерлаштыру узарга ярдәм итү максаты белән. Ниндидер программаны йөкләп алу кирәклеген әйтте, башка кызга, “техник белгечкә” күчерде, тегесе телефонның эш өстәленә керү мөмкинлеге алды. Мин тормозга әйләндем, таркауландым, тизрәк телефонны куясым килде. Берничә мәртәбә сүзне өзәсе килде, ләкин кыз сабыр гына аңлаткач һәм “ярдәм итәргә тырышкач”, яхшысынмадым. Һәм аның “киңәше” буенча ниндидер страховкаларны карарга банкларның шәхси кабинетларына кердем. “Дәүләт хезмәтләре”нә дә кереп карадым. Аллаһка шөкер, парольне оныткан идем. Аларның мошенниклар икәнен телефонда кара экран барлыкка килгәч һәм ул сүнәргә теләмәгәч кенә аңладым. Минем зур акчам юк, тик
“Т-банк”та кагылмаган кредит картасы бар иде. Аннан акчаны алдылар да, башта – ике түләү белән минем “ВТБ”дагы исәпкә, ә аннары “УралСиб” банкына Марина Гомзяковага күчерделәр. Зыян – 137 мең сум.
Менә ике көн инде, бу хәл минем белән булды бит, дип, аңларга, ышанырга тырышам. Мондый очраклар турында төрле текстлар укыйм. Нигездә, психологик юнәлештә, үз-үземне ничек тә булса тынычландыру өчен. Ачуланмаганы, кызганганы, юатканы, минем белән полициягә барып, бу бәхетсезлекнең бөтен нечкәлекләрен уртаклашканы өчен иремә бик рәхмәтлемен. Әлбәттә, бу – сабак, ләкин ул нәрсәгәдер өйрәтсен өчен хет елаудан туктарга кирәк.
Шул хакта укыдым, социаль инженерия алымнары йогынтысына “истероид” психотибының бер өлеше булган “сангвиник” темпераменты булган сәнгать тибындагы кешеләр ныграк бирелә икән. Болар барысы да — мин. Зинһар, сак булыгыз! Һәм Аллаһ хакы өчен якыннарыгызны кисәтегез, поликлиникалар һәм диспансерлаштыру турындагы шалтыратуларга ышанмасыннар”.
“Стажны дөрес санамаганнар...”
“Мин могҗиза белән генә мошенниклар корбаны булмый калдым һәм бөтен акчамнан диярлек мәхрүм кала яздым. Хәзер иң авыры – оят. Ничек инде, мин бит акыллы-зирәк, журналист, бу хакта үзем дә күп тапкырлар яздым... Ничек шушы капканга эләгергә мөмкин? Бу хәлгә күз салам да саташудыр, димен. Ләкин бу хәзер. Ә алар синең белән “эшләгәндә”...
Карта номерын беркемгә дә әйтмим, пин-кодны бигрәк тә. Тик бу егетләр үзләренең эшендә примитив булган: “Мин – банк хезмәткәре, сездән акча алалар, ашыгыч рәвештә үз пин-кодыгызны әйтегез, мин моны туктата алсын өчен”нән күпкә ерак киткән. Бүген бу – берничә актлы катлаулы спектакль, аны, кешене эстафета таягы кебек бер-берсенә тапшырып, оста итеп оештыралар: ”ә хәзер мин сезне белгеч белән тоташтырам...” Жуликлар ышаныч уята белә, хәтта беркатлы булып күренмәгән кешедә дә.
Менә мисал. Башта “Пенсия фонды хезмәткәре” шалтырата. “Сезгә стажны дөрес санамаганнар, һәм ачыклау өчен фонд идарәсенә килергә кирәк”, дип раслый. “Кайсы көн уңайлырак? Ә шимбә көнне булдыра аласызмы?” – дип сорый “хезмәткәр”.
Сезнең эшләр белән шөгыльләнәчәк Пенсия фонды белгечен атый. Бәлки, чыннан да анда эшләүче, бернәрсәдән дә шикләнми торган хезмәткәрнекендер. Аннары “хезмәткәр” сезгә СМС-код җибәргәнен әйтә, аны сезне кабул итсеннәр өчен Пенсия фондына әйтергә кирәк булачак. Сәер, шулай бит? Ләкин хәзер бөтен җирдә шулкадәр яңалык!.. Һәм сез бу егеткә СМСтан алынган саннарны әйтергә тиешсез (әгәр ул аларны сезгә үзе җибәргән икән, монысы нигә кирәк соң?). Сез хәбәрләрне карыйсыз һәм хатның, ни өчендер, “Дәүләт хезмәтләре”ннән килүен күрәсез. Моңа әһәмият бирмисез һәм алынган кодны атыйсыз, гәрчә анда “Беркемгә дә хәбәр итмәгез!” дип язылган булса да. Шулай итеп, сезнең “Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетыгызны ваталар.
Әңгәмә ахырында сез ниндидер бер сәерлек сизәсез. Моңарчы сезнең белән белемле, әдәпле менеджер буларак аралашкан әңгәмәдәш кинәт ничектер мыркылдап көлеп җибәрә һәм саубуллашмыйча гына трубканы ыргыта...
“Казначылык”тан тикшерү
Тик бу беренче серия генә әле. Аның артыннан “казначылык”тан тикшерү башлана. Ун минут та үтми, янәсе, “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан шалтыраталар: “Мошенниклар сезнең барлык мәгълүматларны күчереп алган. Һәм инде төрле банкларда сезнең исемгә кредитлар рәсмиләштерәләр!” Чылбырдагы икенче кеше акыллы сүзләр яудыра – аның кайчандыр “Дәүләт хезмәтләре”нә катнашлыгы булуы да ихтимал. Яңа “әңгәмәдәш” килеп туган хәлдә ярдәм итә ала торган “бердәнбер” оешманы атый – бу Федераль казначылык икән. “Хәзер мин сезне белгечкә күчерәм”. (“Легенданың” бу өлеше бернинди калыпка да сыймый – “Дәүләт хезмәтләре” порталы һәм Федераль казначылык – алар бит төрле оешмалар! Ә ”кемгә дә булса күчерү” корпоратив челтәрдә генә мөмкин).
Кешене стресста тоту, аңа тынычланырга, аңына килергә ирек бирмәү — мошенникларның төп алымы. Гамәлдә тагын бер алым: “Без сезне коткарабыз!” Курыккан кеше үзен ярдәмчесез дип хис итә һәм ярдәм итә алучыга ябыша. Аңа әйтәләр: “Әгәр сез бу ыгы-зыгыдан котылырга телисез икән, безне тыңларга тиешсез, башка чара юк. Сезнең банк карталарыгыз безгә мәгълүм, без бит – казначылык! Без сезнең картадан акча алганнарын күрәбез”. “Күпме?” дип сорыйсыз һәм җавапка чираттагы саташуны ишетәсез: “Борчылмагыз, без бу сумманы дәүләт акчаларыннан тулыландырдык инде, ә хәзер сез менә ниләр эшләргә тиеш...”
Ә сез, хәзер үк “Сбербанк”ка барып, картагыздан бөтен акчагызны алырга тиешсез икән. Банкта үзеңне ничек тотарга икәнлеген тәфсилләп инструкциялиләр. Банкның әлеге мошенниклыкка катнашы бар, дип аңлаталар: сезнең исәптәге сумманы аның хезмәткәрләре катнашлыгында алганнар. Шуңа күрә банк хәзер “тикшереләчәк”, һәм сез бу “тикшерүдә” катнашасыз. Сез үзегезне банкта гади клиент кебек тотарга тиеш. Төрле сораулар бирәчәкләр, мәсәлән, Федераль казначылыктан шалтыратмадылармы, дип сораячаклар. Шалтыратмадылар, дип җавап бирергә кирәк. Фатирны ремонтлау һәм башкага акча кирәклеген дәлилләү зарур...
Сине, һушыңа килергә ирек бирмичә, ат кебек куалыйлар. Барысын да ташлап, банкка йөгерәсең. Кулыңа акча аласың. Сине коткаруларына ышанасың. Ничек кушканнар, шалтыратасың: “Банктан акча белән чыктым, алга таба нишләргә?” Ә алга таба син бу акчаларның барысын да банкоматка билгеле бер адрес буенча, имеш, үзеңнең “яңартылган” исәбеңә салырга тиешсең...
Һәм монда мине коткарган могҗиза! – купюралар кабул итү җайланмасы томаланды. Тик ул чагында мин истерика чигендә калдым, миннән нәрсә таләп ителгәнен аңлый алмадым (телефон камерасын Q-кодка күрсәтү һ.б.). Кешеләр килеп: “Ә сез акчагызны мошенникларга күчермисезме? Сез аларны кая күчерәсез?” “Миңа Федераль казначылыкка...” “Нәрсәәәә? – ди карт сакчы, коты алынып. – Акчагызны сумкагызга салыгыз да тиз генә өегезгә кайтыгыз!” Мин шулай иттем дә”.