+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 июнь 2025, 08:00

"Башкортстан Геройлары" программасы игътибар үзәгендә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Новые известия» гәзитенә биргән интервьюсында сөйләгәнчә, махсус хәрби операциядән өйгә кайткан 2 меңгә якын сугышчыны «җәмгыятькә интеграцияләгәннәр».

"Башкортстан Геройлары" программасы игътибар үзәгендә"Башкортстан Геройлары" программасы игътибар үзәгендә
"Башкортстан Геройлары" программасы игътибар үзәгендә

Шуларның 138е Русия Президентының СВО ветераннарын идарәче кадрларга җәлеп итү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында «Башкортстан Геройлары» идарәче кадрлар әзерләү программасында катнаша.

- Киләчәктә без аларны идарә эшчәнлегендә күрәбез, - дип билгеләп үтте республика Башлыгы.

Радий Хәбиров республикада шулай ук «үз бизнесын башларга теләүче СВОда катнашучыларга ярдәм итүнең киң таралган практикасы» бар, дип сөйләде. Шул ук вакытта ул сугышчыларның күп өлеше үз эш урыннарына кире кайта, дип билгеләп үтте.

- Предприятиеләр белән безнең килешүебез бар иде, әгәр хезмәткәр СВОга китә икән, аның эш урыны саклана, - диде ул.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас