-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2025, 17:15

Хуш, Камил абый...

Кайгылы хәбәр килеп иреште – язучы, шагыйрь, сатирик Камил Фазлый бакыйлыкка күчкән...  

Хуш, Камил абый...
Хуш, Камил абый...

Камил абый безгә, “Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы хезмәткәрләренә аеруча якын – аның уллары Илдар белән Илдус безнең хезмәттәшләребез, эшсөяр егетләр, үз һөнәрләренең осталары. Хезмәттәшләребезнең авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.

Камил Фазлый озак еллар дәвамында безнең гәзитнең даими авторы булды, оста һәм кызыклы шигырьләре, юморескалары, кабатланмас иҗаты белән басмабыз битләрен бизәде.

Камил Фазлый (Камил Нәҗми улы Фазлетдинов) 1949 елның 15 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Биредә урта белем алганнан соң, Байморза сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта. Бәләбәйдә эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли, Совет Армиясендә хезмәт итә.
1970–75 елларда ул БДУның филология факультетын тәмамлый. 1975 елдан алып туган авылында балалар укыта, унбер ел мәктәп директоры булып эшли.
Камил Фазлый – Башкортстанның атказанган укытучысы, «Русиянең иң яхшы укытучылары» конкурсында җиңеп, Русия Президенты премиясенә лаек булды (2006).
«Тырыш пионер» дигән беренче шигыре, җиденче сыйныфта укыганда, «Башкортстан пионеры» гәзитендә дөнья күрә (1963). Озак еллар сатира һәм юмор өлкәсендә эшли. Поэзия һәм проза жанрында иҗат итә.
Шигырь, поэмаларын да, хикәя, повестьларын да сурәтле, халыкчан тел белән яза. Көтелмәгән чагыштырулар кулланып, комик ситуацияләр тудырып, укучыны көлдереп, берникадәр автор күтәргән проблемалар турында уйланырга мәҗбүр итә. Камил Фазлыйның әсәрләрендәге образлар көлкеле генә түгел, гыйбрәтле дә.
Шагыйрь Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2000), Русия Журналистлар берлеге әгъзасы да (2005).
1997 елдан - Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Хуш, Камил абый, бәхил бул...

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас