Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Ленард Шәфыйков хәбәр иткәнчә, төбәктә 1 240 бүлекчә эшли, аларның 80 проценты авыл җирлегендә урнашкан. Оешманың Башкортстан филиалында 6 меңнән артык хезмәткәр эшли.
2022 елдан федераль программа буенча республикада 76 авыл бүлекчәсе модернизацияләнде: капиталь ремонт үткәрелде, биналарга заманча җиһазлар куелды, яңа сервислар кертелде, шул исәптән «Госуслуги» порталында хисап язмасын раслау.
Башкортстанның ФПХИ җитәкчесе ассызыклаганча, программа 2030 елга кадәр исәпләнгән. Әмма анда төбәк тарафыннан салым ташламалары бирелгәндә алга таба да катнашырга мөмкин. Республика Башлыгы Башкортстан Хөкүмәтенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Шулай ук оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров федераль почта элемтәсе идарәсе хезмәткәрләрен оешманың 30 еллыгы белән котлады һәм почта хезмәте эшенә зур өлеш керткәннәре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Аерым алганда, Башкортстанның Мактау грамотасына Гафури районының Родина авылы почтальоны Зилә Романова лаек булды, ул быел «Авыл почтальоны» Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.