+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 июнь 2025, 05:25

Республика өчен яңа рекорд!

Башкортстан Президент грантлары фондының икенче конкурсы йомгаклары буенча 99,3 миллион сум җәлеп итте.

Республика өчен яңа рекорд!Республика өчен яңа рекорд!
Республика өчен яңа рекорд!
2025 елгы Президент грантлары фондының икенче конкурсы нәтиҗәләре буенча Башкортстан янә югары нәтиҗәләр күрсәтте. Конкурска нәтиҗәләрне Сергей Кириенко рәислегендә Президент грантлары фондының координация комитеты утырышында ясадылар. Безнең 69 проектка грант ярдәменең гомум суммасы шаккатыргыч 99,3 млн сум тәшкил итте-бу республика өчен яңа рекорд. Хупланган проектлар саны буенча Башкортостан Русия Федерациясе субъектлары рейтингында лидерлар өчлегенә керә, ә Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урынны алып, аны Самара өлкәсе белән бүлешә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның беренче конкурсы нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан гомум суммасы 73,4 млн сумнан артык булган 46 социаль проект ярдәм алды. 2025 елдагы ике конкурс йомгаклары буенча республикага 172,7 млн сумнан артык акча җәлеп ителгән, бу 2024 елдагы конкурслар кысаларында безнең коммерциягә карамаган оешмаларга бүленгән акчага караганда 35 млн сумга диярлек күбрәк һәм 2023 ел дәрәҗәсенә караганда 42,3 млн сумга күбрәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас