

Һәркем «Яхшы язылу» хәйрия акциясендә катнаша ала: СВОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына һәм мохтаҗларга гәзит-журналларга яздыра аласыз. Барлык язылу квитанцияләре «Языл һәм җиңеп чык» призлар уйнатуда катнашачак. Җиңүче 2025 елның июлендә БСТ телеканалының «Сәләм» тапшыруында туры эфирда билгеләнәчәк. Чара 9.00-20.00 сәгатьләрдә Уфа шәһәре, Ленин ур., 26 адресы буенча «Китап» кибетендә узачак.
Фото: mgazeta.com