+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 июнь 2025, 07:05

Наркомания – кыска гомернең фаҗигале сүнүе

Республикада “ак үлем” корбаннары кимесә дә, бу агуны тарату һәм куллану белән бәйле вәзгыять киеренке булып кала.

Наркомания – кыска гомернең фаҗигале сүнүеНаркомания – кыска гомернең фаҗигале сүнүе
Наркомания – кыска гомернең фаҗигале сүнүе

Безнең күбебез өчен наркотиклар белән бәйле бөтен нәрсә – параллель дөнья, без аның белән урамда авыру кешене күреп, яки наркоманнарның акылдан шашкан тәртибе видеосын карап кына очрашабыз кебек тоела. Ләкин наркотиклар безгә тоелганга караганда күпкә якынрак, бу бәладән беркем дә хали түгел.

26 июньдә Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Көрәшнең нәтиҗәләре бар инде: соңгы елларда Башкортстанда, гомумән, Русиядәге кебек үк, наркомания белән авыручылар саны сизелерлек кимеде. Әгәр 1991 елда төбәктә наркоисәптә 26 мең кеше торган булса, бүген — 3548. Шулай ук, доза арттырудан үлүчеләр саны да кимегән: узган елда табиблар республикада 126 үлем очрагы теркәгән, бер ел элек исә наркотиклар белән агуланудан 206 кеше үлгән.
Республика клиник наркология дис­пансерының баш табибы Руслан Арсланов аңлатуынча, уңай динамика властьның наркотикларны пропагандалау, сату һәм контрабандалау өчен җәзаны катгыйлатуы, наркотикларга бәйле кешеләрне ешрак ачыклый (төрле медицина тикшеренүләрен искә төшерергә кирәк) һәм нәтиҗәлерәк дәвалый башлавы белән бәйле. Шулай ук, эксперт фикеренчә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча профилактик эш, нарко­тикларның зыяны турында хәбәрдарлыкны арттыру да зур роль уйный.

Агуны үзләре ясый

Шул ук вакытта наркотикларны тарату һәм куллану белән бәйле вәзгыять киеренке булып кала. Эш шунда: 90нчы елларда наркотикларны табу җиңел булмаган һәм алар бик кыйммәт торган. Кешеләрнең күпчелеге бу бәладән читтә торган. Бүген наркотиклар табу (күп очракта бу уколлар түгел, ә исни торган катнашмалар, эчә торган төймәләр, капсулалар) күпкә җиңелрәк. Берничә ел элек наркотикларны ванналар өчен тоз рәвешендә кибетләрдә ачыктан-ачык саталар иде. Башта дәвалау максатларында эшләнгән синтетик наркотикларны (соңыннан аларның кокаин яисә героинга караганда зарарлырак булуы һәм тагын да көчлерәк бәйлелек тудыруы ачыкланды) хәзер арзан өлешләрдән йорт подвалларында диярлек ясыйлар.
Быел Яңавыл районында 24 яшьлек егетнең һәм аның үги әтисенең нарколаборатория булдыру өчен авылда йорт сатып алулары билгеле булды. Кулга алынганда хокук сакчылары алардан 21 килограмм наркотик тартып алган. Суд яшь кешене – 12, ә аның үги әтисен 16 елга катгый режимлы холык төзәтү колонияләренә хөкем итте.

“Җиңел” наркотиклар булмый

Наркотикларны еш кына үсмер чакта куллана башлыйлар. Компаниягә ияреп. Кичәдән кызык табу өчен. Кемдер үлән тарта һәм беркайчан да наркоман булмаячагына чын күңелдән ышана, хәтта булса да, тиз генә туктый алачак, имеш.
– “Җиңел наркотиклар” төшенчәсе — чираттагы уйдырма, наркоманиягә җәлеп итү өчен профессиональ рәвештә корылган тозак, – ди Руслан Арсланов. – Боларның барысын да кешеләрне финанс афераларына һәм секталарга җәлеп итү механизмы белән чагыштырып була. Иллюзиянең асылы – шәхеснең әхлакый киртәләрен сындыру, наркоиндустриянең башка товарларын куллануга әзерләү өчен психоактив матдәдән психологик бәйлелек формалаштыру. “Җиңел”, “табигый”, “энә аша түгел” – болар барысы да наркотик сатучыларның хәйләләре.
Кешене иртә стадиядә наркотикларга бәйлелектән дәвалау катлаулы. Ул әлеге фактны бик яхшы яшерә, имеш, наркотиклар куллану аны “үзенчәлекле” итә, законнан өстен дәрәҗәгә күтәрә, бунтарьлык кыяфәте бирә дип уйлый. Дәвалануга аның мавыгуын якыннары очраклы гына белеп калган һәм ул авыру кешенең манипуляцияләренә, чит кешеләр ярдәменнән башка да ташларга вәгъдә бирүенә ышанмаган бәхетле кешеләр генә ирешә.

Хәвефле хезмәт хакы

Наркомафия наркотиклар кулланучы­ларның да, аларны таратучыларның да язмышын җимерә. Агымдагы ел башында Нефтекамада полиция хезмәткәрләре 15 яшьлек үсмерне наркотиклар саткан өчен тоткарлаган.
Укучының җиңел генә акча эшләргә карар кылуы ачыкланган. Мессенджерларның берсендә ул билгесез эш бирүче белән элемтәгә керә, соңгысы аңардан “посылка” алып килүен сорый. Башта үсмерне наркотикларны “закладка”ларга илтеп яшерүдә сынаганнар, аннары аңа наркотиклар күпләп сакланган урынның координатларын җибәргәннәр, аннан ул арытаба сату өчен “товар” барып алган. Полиция хезмәткәрләре аны шушы партия белән кулга алган да инде. “Эш бирүче”, һәрвакыттагыча, билгесез булып калган...

ЭКСПЕРТ КИҢӘШЛӘРЕ

Баланың наркотиклар куллануын ничек аңларга?
Психоактив матдәләр татып карауга социаль даирә актив этәрә. Әгәр синең дусларың һәм якын кешеләрең арасында һәрвакыт “татып карарга бирергә” әзер кешеләр булса, аларның йогынтысыннан сакланып калу мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә баланың әйләнә-тирәсенә игътибар итәргә, аның дусларының әти-әниләрен белергә кирәк.

Төп сигналлар:
– Йокы һәм туклану режимындагы үзгәрешләр.
– Кәефтә кискен үзгәрешләр.
– Гаиләдән һәм гаилә традицияләреннән читләшү.
– Укуга кызыксыну югалу, икенче телефоны барлыкка килү. Компьютерда парольләрне еш алмаштыру.
– Дикция һәм мимиканың үзгәрүе.
– Фармакология белән кызыксыну арту.
– Өйдә пыяла көпшәләр, кечкенә тартмалар, самокруткалар өчен кәгазьләр, үз урынында булмаган фольга, күзгә сала торган тамчылар, борын спрее, киемдә яшькелт таплар барлыкка килү – болар барысы да наркоманнар тормышыннан.

Нәрсә эшләргә?
Мөмкин кадәр тизрәк белгечләргә – наркологларга, медицина психологларына мөрәҗәгать итегез. Бу бала белән мөнәсәбәтләрне бозмас һәм килеп туган хәлне катлауландырмас өчен кирәк. Җәнҗал куптарырга, гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Шулай ук, берни дә булмаган кебек һәм барысы да үзеннән-үзе узар әле дигән позициядә калу да дөрес түгел.

Кайда ярдәм итә алалар?
Уфада үсмерләр наркология кабинетлары:
Суворов ур., 79, тел.: +7 (347)3632993.
Достоевский ур., 106, тел.: +7(347)2163859.
Кабул итү вакытын +7(347)2660388 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
(Яшәү урыны буенча табибка мөрәҗәгать итегез).

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас