+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июнь 2025, 12:05

Брифинг узды

Башкортстан Милли музеенда «Салават Юлаев образын популярлаштыру һәм хәтерне саклау турында» брифинг узды.

Брифинг уздыБрифинг узды
Брифинг узды


Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстандагы төбәк бүлеге рәисе, Уфа фән һәм технологияләр университетының Русия тарихы, тарих белеме һәм чыганаклар белеме кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Р.Н. Рәхимов, Башкортстан мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы Салават Кулбахтин, Башкортстан Милли музее директоры Рөстәм Исхаков, социаль мәсьәләләр, хокук һәм кадрлар сәясәте буенча Салават районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илгиз Бәдретдинов, «Салават җире» тарихи-мемориаль комплексы вәкиле, тарихчы, археолог Айнур Ситдыйков чараның модераторлары булды.
Брифинг модераторлары журналистларга Салават Юлаевның тарихи мирасын саклау буенча агымдагы эшчәнлекнең барлык аспектлары турында сөйләде, республикабызның милли герое истәлеген мәңгеләштерү буенча алдагы эш планнары белән уртаклашты һәм шушы көннәрдә башланган герой һәйкәлен реконструкцияләүнең барлык этапларын җентекләп сөйләде.

Фото: rvio.histrf.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас