+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 июль 2025, 14:00

Башкортстан Республикасы делегациясе Троицкида Рәсүл укуларында катнашты.

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә 4-6 июль көннәрендә «Рәсүлев укулары: Русия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам»дь дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. 

Башкортстан Республикасы делегациясе Троицкида Рәсүл укуларында катнашты.Башкортстан Республикасы делегациясе Троицкида Рәсүл укуларында катнашты.
Башкортстан Республикасы делегациясе Троицкида Рәсүл укуларында катнашты.

Чарада Русиянең 17 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 900дән артык хакимият органнары вәкилләре, дин белгечләре, философлар, милли-мәдәни үзәкләр, дини һәм иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты.
Пленар өлештә Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм илнең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгыш ясады.

Конференциядә Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баемов, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Данияр Абдрахманов, Башкортстанның Милли архивы вазыйфаларын башкаручы Кинҗәяь Кускилдин, шулай ук фән вәкилләре һәм дин әһелләре катнашты.

Быелгы укулар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Төп тема - "Ватанны саклауда һәм нацизмга каршы көрәштә традицион конфессияләрнең бердәмлеге".

Фото: представительство Республики Башкортостан в Челябинской области.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас