+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 июль 2025, 14:05

"Хәтер бакчасы" исемнәрне мәңгеләштерә

Башкортстан "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында утыртылган агачлар саны буенча субъект-лидерлар рәтендә.

"Хәтер бакчасы" исемнәрне мәңгеләштерә"Хәтер бакчасы" исемнәрне мәңгеләштерә
"Хәтер бакчасы" исемнәрне мәңгеләштерә

2025 елда «Урманнарны саклау» федераль проектының "Экологик иминлек" гомумдәүләт проектының максатларына ярдәм йөзеннән оештырылган «Хәтер бакчасы» проектына илнең барлык төбәкләрендә дә кушылдылар. Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәркем истәлегенә ел саен 27 миллионнан артык агач утырталар.
Оештыручылар топ-10 иң актив субъектны билгеләделәр. Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников Русия төбәкләренең экологик-патриотик инициативаны уздыруга керткән өлешләрен билгеләп үтте.
- Утыртылган агачлар саны буенча иң нәтиҗәле 10 төбәк исемлегенә Саратов, Иркутск, Кемерово өлкәләре, Калмык Республикасы, Ырынбур өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Алтай крае һәм Татарстан Республикасы, шулай ук Чиләбе һәм Тверь өлкәләре кергән. Төбәкләр елдан-ел гомуми урман тергезү эшенә активрак кушыла, проектларга иреклеләр арта һәм илебез геройлары хөрмәтенә истәлекле агачлар утырталар, - дип сөйләде Иван Советников.
Башкортстан Республикасы шулай ук Яшел һәйкәлләр утыртылган урыннар саны буенча да лидерлар рәтендә. Моннан тыш, безнең төбәк Бөек Җиңү юбилее елында «Җиңү», «80», «Җиңү Ватаны» һәм башка истәлекле геоглифлар барлыкка килгән аз санлы төбәкләрнең берсе.
– Агач утырту белән бәйле бөтен нәрсә - якты эш, аның белән һичшиксез шөгыльләнергә кирәк. Ә тарихи вакыйгаларга бәйлелектә акция аеруча әһәмияткә ия була. Бу Ватанны саклаганда һәлак булганнарга һәм аны саклауны дәвам итүче яшьләргә хөрмәт, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров. – Шулай ук мөһим бурыч - урман фондын тергезүне тәэмин итү. Шуңа күрә без ел саен кисүгә караганда 5-10 процентка күбрәк агач утыртабыз. Болар һичшиксез үсәчәк.
- "Хәтер бакчасы" ике төп юнәлешне үз эченә ала: барлык буын аталарының исемен саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү һәм төбәкнең урман тергезелүенә өлеш кертү. Быел Башкортстан Республикасында 470 гектар чамасы мәйданда 1,8 миллилннан артык яшь агач утыртылды. Бу саннар артында - йөз меңнәрчә кешенең хезмәте. Ватаныбызның урман байлыкларын арттыруга ярдәм иткәннәре һәм өлеш керткәннәре өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм! - диде Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Фото: Башинформ
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас