+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2025, 05:45

Йортыннан 10 йөк машинасы чүп-чар чыгарганнар

Уфада 77 яшьлек ир үзе җыйган чүп-чар астында тончыгып үлә язган.

Йортыннан 10 йөк машинасы чүп-чар чыгарганнарЙортыннан 10 йөк машинасы чүп-чар чыгарганнар
Йортыннан 10 йөк машинасы чүп-чар чыгарганнар

Уфаның Совет районындагы шәхси йортта яшәүче ир чүп-чар астында чак үлми калган.

Башкалада яшәүче 77 яшьлек “Плюшкин” еллар буена үзе яшәгән йортка чүп-чар ташыган. Чүп-чар шулкадәр өелеп киткән, өй атлап кереп булмаслык, коточкыч хәлгә килгән. Бу хәл күршеләре өчен дә куркыныч тудырган. 2023 елның декабрендә пенсионер чак кына үлми кала, үзе җыйган чүп-чар өеме астыннан аны күршеләре коткара.


Судның тәртип урнаштыру карарына карамастан, ир өйгә чүп ташуын дәвам иткән. Аның йортыннан кимерүчеләр һәм бөҗәкләр өере тарала башлаган.

Суд приставлары Совет районы хакимияте вәкилләрен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, “Росгвардия”челәр һәм волонтерларны җәлеп итеп, ирнең өен тазарткан. Йорттан 10 йөк машинасы чүп-чар: вакыты чыккан консервалар, иске техника, макулатура һәм көнкүреш калдыклары чыгарылган.

Фото: видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас