

Санкт-Петербургта Педиатрия университетын тәмамлаучы студентлар шаккатмалы хәлгә калган. Аларның курсыннан бер кыз чыгарылыш кичәсенә 5 миллион сум акча җыйган һәм... югалган. Бу хакта “Фонтанка” басмасы яза.
Чыгарылыш кичәсе 12 июльдә Петергофтагы банкет залында узарга тиеш була. Студентлар бәйрәмгә уку елы башыннан ук әзерләнә башлый. Кыз үзе акча җыю белән шөгыльләнергә теләк белдерә һәм 400гә якын кешене аңа 18әр мең сум какча күчерә. 6нчы курс студентлары бәйрәмгә 7 миллион сумга якын акча җыйганнар, аларның күбесе нәкъ шушы курсташ кызда булган.
Әмма чыгарылыш кичәсенә берничә көн кала, 6 июльдә, ул җыйган акчаларның югалтуын хәбәр иткән. Бу якынча 5 миллион сум. Телефонын алмый, социаль челтәрләрдәге битләрен юкка чыгарган. Аптырашта калган студентлар полициягә мөрәҗәгать иткән һәм булган хәл турында деканатка хәбәр иткәннәр.
"Хәзер без башка чыгарылыш студентлары белән кичә үткәрү өчен мәйданчык эзлибез, без аны алты ел көттек бит. Күпләр яңадан акча бирергә әзер түгел, ышанычлары бетте. Чыгарылыш кичәсе булырмы — әлегә билгеле түгел, чөнки өч көн эчендә нәрсәдер табу һәм оештыру бик катлаулы”, - дигән шок хәлендә калган булачак табиблар.
Автор фотосы.