+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 июль 2025, 01:33

Халыкны күбрәк юллар борчый

Шушы һәм башка мәсьәләләр турында мөрәҗәгатьләр кичекмәстән хәл ителә

Халыкны күбрәк юллар борчыйХалыкны күбрәк юллар борчый
Халыкны күбрәк юллар борчый

Башкортстан белән идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы һәм кире элемтә платформасы 30 июньнән 6 июльгә кадәр халыкның төрле мәсьәләләр буенча 5881 мөрәҗәгатен теркәгән. Узган атна белән чагыштырганда, алар саны 58гә арткан. Барлык мөрәҗәгатьләр дә – эшкәртүдә.

Иң күп хәбәрләр – юллар темасы буенча (1623). Еш кына чокырларны төзәтүне сорыйлар (413), шулай ук ремонт (325) һәм юллар төзү (144) буенча язалар. Грунтлы юлларны карап тоту буенча – 66, тротуарларны төзек­ләндерү буенча – 67, юлларны су басу буенча – 67 комментарий. Нигездә, Уфа (526), Ишембай (71), Благовещен (53), Туймазы (49), Стәрле­тамак (45), Октябрьскийдан (38) язганнар.

Төзекләндерү темасы – икенче урында (1221). Ешрак яшел утыртмаларны (227), җәмәгать киңлекләрен тө­зекләндерү (124), аларны чүп-чардан арындыру (71) буенча язганнар. Ишегалларындагы чокырларга (45), аларны су басуга (36) һәм яктырту булмауга (30) зарланганнар. Ешрак Уфа, Туймазы, Мәлә­вез һәм башка муниципалитетларда яшәүчеләр язган.
Өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык темасы (765). Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге су белән тәэмин итү челтәрләрендә планлы яки авария хәлендәге ремонт эшләренә бәйле рәвештә кайнар яки салкын су тәэми­натына кагыла. Шулай ук халык торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү мәсьә­ләләре буенча да мөрәҗәгать иткән.
2025 елның 30 июненнән 6 июльгә кадәр республика халкы иң еш язган биш тема: юллар (1623, +91), төзек­ләндерү (1221, -3), торак-коммуналь хуҗалык (765, +95), сәламәтлек саклау (417, -4), җәмәгать транспорты (280, +121).

Менә мөрәҗәгатьләр буенча чаралар күрелгән бер­ничә очрак. Уфада Степан Кувыкин урамы, 16нчы йорт янында чокырларны ремонтлаганнар. Бу хакта Киров районы халкы сораган. Үзләренең үтенече турында алар 2025 елның 23 июнендә социаль челтәрдә язган – Башкорт­станның үзәк мәгълүмат системалары аны теркәгән. Киров районы хакимияте мөрәҗәгатьне коммуналь хезмәтләргә тапшырган. 26 июньдә проблеманы хәл иткәннәр.

Калинин районында халык мөрәҗәгатеннән соң павильон нигезенә асфальт җәелгән. Хәбәрне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан, Калинин районы хакимияте аны эшкә алган.
Төзекләндерү хезмәте белгечләре башта “пыяла” тукталышы нигезенә инерт материал салган, аннары асфальт җәйгән.

Стәрлетамакта Октябрь проспекты, 20 адресы буенча йорт яны территориясен тәртипкә китергәннәр. Йорт янында үлән чабуны сорап, биредә яшәүче кеше кире элемтә платформасында “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” порталына яза. Мөрәҗәгать Башкортстан белән идарә итү үзәгенә эләгә. Идарәче оешма хезмәткәр­ләре чирәмне чабып, ишегалдын тәртипкә китергән.
Илеш районының Югары Яркәй авылында тамырыннан йолкып алынган тирәкләрне чыгарганнар. Ломоносов урамында тәртип урнаштыру үтенечен халык социаль челтәрләрдә бастырган. Комментарийны Башкортстанның ЦУР “Инцидент-менеджмент” мәгъ­лүмат системасы тер­кәгән.
30 июнь көнне Югары Яркәй авыл хакимияте хезмәткәрләре тәртип урнаштырган.

Уфада Российская тыкрыгы буенча, шул исәптән Российская урамы, 66Б йорты янында, юлга ремонт ясаганнар. “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” кире элемтә платформасына юл өслеген ремонтлауны сорап язган мөрәҗәгать ЦУРга килә. Уфа шәһәре хакимия­тенең юллар төзү, ремонтлау һәм ясалма корылмалар идарәсе бел­гечләре мәсьә­ләне хәл итә.
Нефтекама шәһәре, Комсомол проспекты, 17б адресы буенча 3нче мәктәп янында ауган агачны алып киткәннәр. Аның юлны каплавы турында сигнал кире элемтә платформасында июнь ахырында теркәлгән. Шәһәр хаки­мия­тендәге коллегалар хәбәр иткәнчә, “Чисталык һәм тәртип хезмәте” хезмәткәрләре ха­лыкның үтенечен башкарган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас