+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Июля 2025, 04:50

Яхшыруга өмет бармы?

Бүген Русиядә Почта көне билгеләп  үтелә. Кызганычка каршы,  соңгы елларда бу хезмәт шактый кыенлыклар кичерә...

Яхшыруга өмет бармы?Яхшыруга өмет бармы?
Яхшыруга өмет бармы?

Ел саен илнең почта бүлекчәләре аша өч миллиардтан артык хат, посылка, исәпләр уза. Җаваплылык, игътибарлылык, сабырлык – бу төр эшчәнлекнең һәр хезмәткәре менә шундый сыйфатларга ия булырга тиеш.

Кешелек һәрвакыт мәгълүматны ерак араларга тапшыру ысулларын эзләгән. Борынгы заманнардан ук учактан төтенне, сигнал барабанына сугуны якынлашып килүче куркыныч турында кисәтү сыйфатында файдаланганнар. Соңрак күгәрчен почтасы барлыкка килә, анда кара белән язылган юлламаны кош аягына бәйлиләр. Шулай ук, хәбәрләрне чапкыннар аша тапшыру да булган. Алар хәбәрне ятлаганнар һәм аның адресатына хәбәр иткәннәр. Эшләре бик үк әйбәт булмаган инде. Барысына да билгеле факт, начар хәбәрләр белән килгән чапкыннарны еш кына үтергәннәр.

Дәүләт почта хезмәтенең барлыкка килү тарихы Петр I идарә иткән чорга барып тоташа, ул вакытта Мәскәүдән Архангельскига кадәр берничә шәһәрне тоташтыручы беренче маршрут булдыру турында указ чыгарыла. Указ белән почта бүлекчәләренең эше, персоналга таләпләр, ташучыларның үзләренә тапшырылган милекне китерү һәм саклап калу өчен җаваплылыгы билгеләнгән. XVII гасырда беренче Мәскәү почтамтлары пәйда була, алар әкренләп илнең барлык шәһәрләрендә ачыла башлый. 1833 елда Мәскәүдә беренче хат тартмаларын урнаштыралар. Берничә дистә ел соңрак Бөтендөнья почта берлеге оештырыла, аңа ике дистә ил берләшә.

Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби-кыр почтасы хәрби частьлар, кораблар, бүлекчәләр арасында бәйләүче звено булган. Почта хезмәткәрләренә, кыйммәтле йөк дошманга эләкмәсен өчен, солдатлар белән беррәттән кулларына корал алырга туры килә, чөнки бу Совет армиясенә зур зыян китерә ала. Бер айда кыр почтасы белән Кызыл армиягә 70 миллионга якын хат китерелә. Иң актив язышу фронтовиклар һәм аларның тылдагы туганнары арасында алып барыла. Монда солдатларның якыннарыннан һәм дусларыннан килгән өчпочмаклы хатларны искә төшерү дә җитә.

Сугыштан соңгы чорда почта сыйфатлы үзгәрешләр кичерә. Аның хезмәтләре төрлерәк була бара, эшчәнлек өлкәсе үсә. Күп кенә предприятиеләр үз эченә почта, телеграф һәм телефонны алган.

Бүген почта бүлекчәләренең бурычларына пенсияләр китерү, коммуналь түләүләр кабул итү, акча күчерүләр, төрле басмаларга язылуларны рәсмиләштереп, аларны тарату керә. Әйе, бу бик мөһим бурычлар. Ләкин соңгы елларда Русия почтасының зур кыенлыклар кичерүен ничек аңлатырга? Ул 2022 елдан алып зыянга эшли. “Русия почтасы” предприятиесе башлыгы Михаил Волков катлаулы финанс хәлен, мәсәлән, 27 меңгә якын почта бүлекчәсенең авыл һәм ерак торак пунктларда урнашуы белән бәйли, аларның күбесе “бары тик социаль миссия” алып бара һәм керемнәр китерми. Быел әле Хөкүмәттә булган көйләү чаралары пакеты кабул ителсә, “Русия почтасы” 2026 елда финанс хәлен тергезергә һәм аның стратегиясе максатларына ирешүгә керешә алачак, дигән фикердә башлык. Аның сүзләренчә, хәзер компания бу чараларны көтә.
Башкортстанда да хәлләр шәптән түгел: биредә Русия почтасының районара бүлекчәләре — почтамтлар санын өч тапкыр киметергә җыеналар. Әле республикада 15 почтамт эшли, аларның саны биш-алтыга кадәр киметеләчәк, дип хәбәр итте “Русия почтасы” федераль почта элемтәсенең Башкортстан буенча идарәсе директоры Ленард Шәфыйков.

– Әлеге план нигезендә Уфада, Стәрлетамакта, Бөредә, Туймазыда, Нефтекамада һәм Мәләвездә почтамтлар калачак. “Үзгәрешләр идарә процессларын үзәкләштерүгә һәм автоматлаштыруга юнәлтелгән. Төбәк менеджменты структурасына да үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Бурыч шундый – гадәти эш процесслары максималь нәтиҗәле булсын, ә җитәкчеләр чыннан да кирәгеннән артык булмасын. Нәтиҗәдә, 15 урынына безнең структура биш-алты почтамт базасында үзәкләштереләчәк. Аларның һәркайсы республиканың якынча ун муниципаль берәмлегенә хезмәт күрсәтәчәк, – диде Ленард Шәфыйков.

Якын арада эре почта бүлекчәләре җитәкчеләрен район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына тәкъдим итәчәкләр. Идарә җитәкчесе мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 1240 почта бүлекчәсе эшли, аларның 80 проценты авыл җирендә урнашкан. Авыллардагы 978 бүлекчәнең 461е 500дән дә азрак кеше яшәгән урыннарда урнашкан. Шәһәрләрдә 259 бүлекчә эшләп килә. “Русия почтасы” җәмгыятендә Башкортстанда 6 мең хезмәткәр исәпләнә, шуларның 5,4 меңе төп производстволарда хезмәт сала, шул исәптән яртысыннан артыгы — турыдан-туры хат ташучылар. “ФПС” идарәсе аппаратында – 259 кеше, тагын 382 кеше ярдәмче хезмәтләрдә эшли.

Ленард Шәфыйков, шулай ук, почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы турында да белдерде. 2022 елдан республиканың авыл биләмәләрендә 76 почта бинасы яңартылган, моңа 417 миллион сум тотынылган. Бу акчаны Шәфыйков әфәнде почтаның республиканың авыл территорияләренә керткән өлеше дип атады. Ул бүлекләрне ремонтлау турында гына сүз бармый, күрсәтеләүче хезмәтләрнең функциональ эчтәлеге дә үзгәрә, дип ассызыклады. Аерым алганда, почта хезмәткәрләре тарафыннан медицина мониторингы уздыру мәсьәләсе карала – мәсәлән, еллык диспансерлау уздыруга мотивация өлешендә. Шулай ук, хат ташучы социаль хезмәткәр дә була ала, ул урындагы халыкның социаль яклау органнары тарафыннан ярдәмгә мохтаҗлыгын билгели. Җитәкче белдерүенчә, авылда почта бүлекчәсе еш кына почта белән бәйле булмаган функцияләрне дә башкара: мәсәлән, хәзер анда республика Күпфункцияле үзәге белән килешү буенча дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкин.

Быел республика почта бүлекчәләрен модернизацияләү федераль программасы буенча финанслаудан мәхрүм калды, чөнки төбәктә “Русия почтасы” җәмгыяте өчен салым ташламалары билгеләнмәгән. 443 бүлекчә ремонтсыз калган. Төбәк хакимияте компаниягә преференцияләр бирсә генә финанслау яңадан башланырга мөмкин, дип хәбәр итте Ленард Шәфыйков.
Ул ассызыклавынча, программа 2030 елга кадәр исәпләнгән. Әйткәндәй, республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. Димәк, почтада хәлләрнең яхшыруына өмет бар.

Почта хезмәте кирәкме?

“Почта хәзерге хәлендә, әлбәттә, кирәк түгел, ул кардиналь үзгәртеп коруны таләп итә. Әле ул йөз ел элек оештырылган дәрәҗәдә калган. Китерү тизлегенә, гаять зур чиратларга, хезмәткәрләрнең түбән хезмәт хакына карагыз. Хәзер инде почтадан күп кенә кирәксез функцияләрне алырга мөмкин: бу коммуналь түләүләр, пенсияләр бирү, акча күчерүләр җибәрү. Гомумән, эшләргә урын бар”.
Әлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.

“Почтада пенсионерлар пенсия ала, аны өйләренә тараталар, телеграммалар алып киләләр... Бөтен кешенең дә кесә телефоны юк һәм барысы да зур шәһәрләрдә яшәми. Ә почтада сөйләшү пунктлары бар. Сугыш хәрәкәтләре очрагында, мәсәлән, кәрәзле элемтә белән өзеклекләр булырга мөмкин, һәм әгәр почта исән калса, элемтә булачак. Әлбәттә, моның кайчан да булса кирәк булуын теләмим”.
Ринат СУФИЯНОВ.

 

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас