Зыян күрүчеләр арасында — 82 яшьлек ханым, аңа билгесез кешеләр шалтыраткан һәм үзләрен «Госуслуги» порталы, банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Абонент номерын тикшерү, ә алга таба мошенниклык гамәлләрен булдырмау сылтавы белән өлкән яшьтәге хатын-кыз аферистларга 2,1 млн сумга якын акча күчергән. Шуларның 1,3 млн сумы — шәхси акчалар, калганы — заем акчалары. Җинаять эше кузгатылган.
Яңавыл районында да шундый ук хәл булган. 43 яшьлек хатын мошенникларга 1,750 млн сум күчергән, шуларның 250 мең сумы гына шәхси тупланма, калган акчалар улыныкы булган. Шулай ук җинаять эше кузгатылган.
"Сезгә карата законсыз операция турында шикле шалтырату кергән очракта әңгәмәне өзәргә киңәш ителә. Үз акчаларыгызны имин счетка күчермәгез, телефон аша таныш булмаган затларга шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез, телефоныгызга таныш булмаган затларның киңәшләре буенча кушымталар куймагыз. Билгесез реквизитлар буенча акча күчергәндә уяулык саклагыз, тикшерелгән сайтлардан гына файдаланыгыз», — дип кисәтә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Автор фотосы.