+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июль 2025, 04:35

Рәхәт рәхәтлектә генә яшәсен!

Республикада балаларга тагын нинди сирәк исемнәр кушканнар?

Рәхәт рәхәтлектә генә яшәсен!Рәхәт рәхәтлектә генә яшәсен!
Рәхәт рәхәтлектә генә яшәсен!
Башкортстанда 2025 елның 1 гыйнварыннан 13 июленә кадәр дөньяга килгән сабыйларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Мәгълүматларны ЗАГС реестры порталы бастырды.

Сервис мәгълүматы буенча, яңа туган кызлар арасында сирәк очрый торган исемнәр Мәрьям, Сафи, Гүзәлия, Эстель һәм Мохнура булган. Малайларга барыннан да сирәгрәк Рәхәт, Морадхан, Юлай, Эмил һәм Хәйдәрәли дип кушканнар.

Хатын-кызларның иң популяр исемнәре Әминә, Амелия, Эмилия, София һәм Ева булып кала. Малайларда - Әмир, Эмир, Тимур, Мирон һәм Марк.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас