+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июль 2025, 05:30

Һәр сабыйга әти-әни кирәк!

Башкортстанда өч бертуган өчен гаилә эзлиләр.

Һәр сабыйга әти-әни кирәк!Һәр сабыйга әти-әни кирәк!
Һәр сабыйга әти-әни кирәк!
Үзләренең җылы өйләре турында хыялланучы бертуганнар — Семен, Иван һәм Ангелина өчен гаилә эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.
Иң кечкенәсе — Ангелина, аңа нибары 1 яшь тә 3 ай. Сабый тыныч, ягымлы, елмаеп кына тора. Ул урамда йөрергә ярата, бөтен яңа әйберләрне кызыксынып өйрәнә, күрешкәндә һәм озатып калганда шатланып кулын болгый, әлегә гади үтенечләрне аңлый һәм аларны бик теләп үти.
Ангелина белән бергә аның өлкән абыйлары — Иван һәм Семен яши. Ваняга 3,5 яшь, күңелле һәм кызыксынучан малай. Ул тыныч кына башка балалар белән уйный, машина, пистолет ярата, лего конструкторы ярата. Рәхәтләнеп буяулар белән рәсем ясый, пластилиннан әвәләргә һәм пазллар җыярга оста.
Иң өлкәне — Семен, аңа 6,5 яшь. Изге күңелле һәм ярдәмчел, ул абыйсы һәм сеңелкәше турында кайгырта, алар үзара бик тату. Семен дустанә, уеннарны җиңел уйлап таба һәм башка балалар таләпләренә яраклашырга әзер. Супергеройга, роботка яки полицейскийга әверелеп, үзе генә уйнарга ярата. Аның яраткан уенчыклары — машиналар, роботлар, конструкторлар.
Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!
Бертуганнарны Русия законы нигезенә ярашлы аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас