...Күңелеңне нидер борчый,
Нинди уйлар сине борчыйлар?..
(Хәсән Туфан).
Адәм баласына бу дөньяда артык куанып, чикләр белми, шатланып та йөрергә ярамыйдыр, шул ук вакытта, кечкенә генә, үзең өчен бик мөһим дә булмаган нәрсәләргә туктаусыз янып-көеп йөрү дә яраган эш түгел. Аларның икесе дә кеше психикасына кире йогынты ясый, хәтта ки авыруга сабыштыруы мөмкин. Үзеңнең эчке дөньяң, булмышың белән, табигатьтәге кебек, тулы гармониядә яшәүгә җитәме соң?! Шулар турында уйланганда, хәтергә кылт итеп, борынгы кытайлыларның тирән мәгънәле каргышы искә төшә: “Сиңа дәверләр алмашынган чорда яшәргә язсын!..” Нишлик, замандашым, безгә нәкъ әнә шул “дәверләр алмашынган чорда” яшәргә язган бит! Биш тиенлек ваучерга алданып (күбесенчә, аңламыйча), милләт байлыгыннан колак какканда эйфориядә яшәмәдекме, чөнки бераз вакыт кесәбезгә эш хакын алты нуль белән алдык, туган көн-туйларда “лимон”нар бүләк итешмәдекме – советлар кыйралды, янәсе, оҗмах килде безгә! Ни телисең, шуны сөйлисең – демократия!.. Таныш колхозда ике Ленин орденлы рәисне, ирекле демократик сайлау дип, япь-яшь, “белемле” инженерга алыштырдылар, ел ярымнан күмәк хуҗалыкны сатып эчте инженер. Ленин орденлысы көн дә сәгать алтыда идарә йорты алдына килде, тугызга кадәр шунда, чигәсен угалап, таптанып, үзалдына авыл халкы аңламаган катлаулы телдә әллә анавы Столыпин дигәненең, әллә Ленин бабай сүзләрен сөйләп, кулларын болгап-селтәп чыгыш ясап йөрде, “планерка”га кертмәделәр бахырны. Әллә ун ел шулай дәвам итте (эх, идарә йорты алдында һәйкәл куясы иде үзенә... Мәскәүдәге эшче ир һәм крестьян хатынга куелган кебек, янына хуҗалыктагы Ленин орденлы савучы апаны кушып). Әле дә күренекле рәиснең җаны җимерек фермаларда, элекке күмәк хуҗалыкның ташландык биналарында “ах та ух!..” килеп, сызланып йөри, дип сөйлиләр!.. Мин чын җир кешесен хурламыйм, үзем дә аның рухы белән бергә сызланам!.. Сызлана беләм. Сүз чын совет миллионер колхозы турында. Бер колхозда ике Социалистик Хезмәт Героен кемнең күргәне бар?! ...Матбугатта кайчандыр чөгендергә бәйле вакыйгаларны язып чыккан идем инде. 1965 еллар. Көз. Күрше карчык, авыру әнием, мин – үсмер. Колхоз татлы тамырны казып алган. Кар явар алдыннан, көрәк белән казып, калган чөгендерне җыеп, көянтә-чиләкләп алып кайтып киләбез. Уяу түрәләр күреп калды, буш йөк машинасын туктатып, алты чиләк чөгендерне бушаттырып каядыр җибәрделәр, янәсе, хуҗалыкның күмәк малына тиешле ризык... Бүген шикәр ашасам, татын тоймыйм, әчкелтем ул, күз яше белән бергә каргыш тәме килә үзеннән. Чөнки унике яшемнән шул хуҗалыкны баетам дип, ат белән чүмәлә тарттырдым, төнен ындыр табагында ашлык җилгәрдем, ай буе көзен чөгендер кырдым, мантымасмы, дигәнмендер инде дөньяны. Туган җиремне каргамыйм, сызланам, искә төшсә, әченеп сызланам кайвакыт.... Бөек шагыйрь Александр Пушкин сүзләре хәтергә килә: “Мин, әлбәттә, баштан аякка кадәр ватанымны каһәрләдем, әмма бу тойгыларымны чит ил кешесе уртаклашса, үземә урын тапмыйм!” Ватанны шагыйрьләр шулай сөя. Ике меңенче еллар башында, без фәкыйрегез, нәкъ шулар турында уйланып, борчылып, баш ватып яшәгәндә, түбәндәге шигъри юлларны иҗат иткәнмен:
Эй, Заманам! Бәгърең ката бара,
Әллә шуны үзең сизмисең?!
Кочагыңа сыеныр урын юкта,
Җиһанда бит җылы эзлимен...
Һәркайсыбыз изге туфракта дөньяга килгәнбез, вакыты җиткәч, яланаяк чирәмнән йөгергәнбез, егылганда җиребез, ана кебек, күтәреп алган, имгәнмәдеңме дип, тузаныбызны каккан, үсә барсак та, имин генә булсын дип, курчалап торган. Шуңа да үскәч, Җир-анабыз, дип, аңа сыенабыз. Ир-ат булып үсеп җитсәк, үзенең яклаучы-курчалаучысына әвереләбез, кирәк икән, яу чабабыз. Ничә дәвер шулай булган?! Ә нишләп соң бүген, шул Җир-анабызның кочагында урын юкта, Җиһанда җылы эзләргә тиешбез?! Риторик сорауларыма җавабын да таптым кебек: мәңгелек кыйммәтләрне югалта барабыз, буыннар бәйләнешен санламыйбыз, ватанпәрвәрлек төшенчәсе гади сүзләргә әверелә барган кебек. Ә иң мөһиме, минемчә, оныкларыбызга ил-йорт, халык, Ватан язмышына ваемсызлык оялый башлады. Сызлану кебек адәми зат өчен иң изге тойгыларыбызны югалтабыз кебек, миңа калса. Ә бит ул – иң бөек төшенчә, адәмне кыргый дөньядан аерып, антропологик эволюцияне, кешенең үсешен тудырган Илаһият! Акыл ияләре әнә ни ди: “Сызлану – барлык әхлакның нигезе” (Артур Шопенгауэр, немец философы, идеалист).
Сызлануның да төрлесе була. Сүзебез бил-буыннар, үзәккә үтәр теш сызлаулары турында түгел, ә глобаль сызлану – кешелек дөньясы, Җиһан иминлеге, Җир-ана һәм милләт язмышы, Вакыт төгәллеге, буыннар бәйләнеше, туган тел һәм гореф-гадәтләребезнең яшь буынга ни рәвешле тапшырыла баруы белән бәйле күңел һәм җан сызланулары. Борынгы философлар заманыннан уйланыла килгән, исәпсез-сансыз трактатлар язылган, гыйльми яктан өйрәнелгән – “Сызлану” проблемасы! Фән нәрсә ди?
“Сызлану” – этик-философик категория. Аның нигезенә борынгы акыл ияләре хокукый нормалар идеясен салган. Мәсәлән, кешенең кылык-булмышы җәмгыятьтә, гадәттә, законнар – кануният нормалары белән бәһалана. Кешенең эчке дөньясын бәяли торган закон юк, мәсәлән, кешегә игътибарлы, җылы мөнәсәбәтне бәяләүче, яки күралмауга карата кодекс язылмаган. Ул бәндәнең намусына бәйле. Үз туганыңны яратмавың, күралмавың мөмкин, әмма аңа кул күтәрсәң, кеше алдында сүксәң – закон алдында җавап бирүеңне көт тә тор. Әнә, Әфләтүн (Платон, б.э.к. – 428-347 еллар) ни дигән: “Без күп вакыт башкалар һәм җәмгыять безнең хакта начар уйлаудан, ахмакка санаудан куркабыз бит. Бу курку – оят дип атала”. Димәк, акыллы, тәртипле кеше даими үз-үзен әхлакый нормада тота. Начар эш кылса, уйлана, сызлана, яңадан кабатламаска үзенә сүз бирә, хәтта тәүбә итә. Бу – әхлак проблемасы. Аның мөһим категорияләренең берсе – әхлак. Ә әхлакый кыйммәтләргә борын-борыннан ил, кешеләр алдындагы бурыч, яхшылык кебек төшенчәләр хас. Башкорт халкының дүрт мең ел элек иҗат ителгән мәшһүр “Урал батыр” эпосының лейтмотивы нәкъ шушы этик нормаларны данлый: “Олыны – олы итегез, киңәш алып йөрегез, Кечене – кече итегез, киңәш биреп йөрегез”, “Барыгызга шуны әйтәм: Яхшылык булсын атыгыз, Кеше булсын затыгыз; Яманга юл куймагыз, Яхшыдан баш тартмагыз!” Күренүенчә, бу юлларда бүген дә мөһим булган иң югары әхлакый нормалар турында сүз бара. “Явызларга яу ачып, Яхшылыкка юл ачып, Акбузатка атланган, булат кылыч тоткан Урал-атабыз” ил бәхете, тереклек, табигать бөтенлеге хакына, тере суны үзе йотмый, мәңгелеккә тере калудан баш тартып, җанын фида итә, тере суның тамчысын да калдырмый тирә-якка сибә. Бу изге гамәл Кешелек тарихында кылынган иң беренче һәм һәм иң бөек гуманизм өлгесе, әхлакый нормаларның үтәлеш билгесе ул!
Шундый ук борынгы гуманизм күренешенә шумерларның өч мең ел элек балчык такталарда уеп язылган “Гильгәмеш турында кыйсса” эпик комарткысында күрәбез. Кешеләргә яхшылык кылам, дип, Урук шәһәрен төзегән Гилгәмеш ярымалла, ярты кеше, ярты үгез Энкидуны бер атна эчендә Аллаһлар һәм гүзәл хатын ярдәмендә кыргый заттан кеше, үзенә тугры, чын дус-иптәш ясый. Анда кешелекнең иң яхшы сыйфатларын тәрбияли, әмма каты авырып киткән Энкиду мәңгегә күзләрен йома. Дустын югалту кайгысыннан сызлана, кайгы кочагына чума Гилгәмеш. Аллаһлардан аны терелтүне ялвара, тере чәчәк эзләп диңгез кичә. Гильгәмешнең дустын югалтудан яралган сызлану-кайгырулары – кешеләргә хас әхлакый нормаларның иң югары өлгесе ул. Ә бит вакыйгалар өч мең ел элек булган! Ф. М. Достоевский язганча: “Сызлана белү – кешелек яшәешенең иң югары формасы” шул. Әнә, бүген дә СВОда азмы солдат һәм офицерларыбыз яудашларын яу кырыннан алып чыга, чөнки Совет һәм бүгенге Русия Кораллы көчләрендә фельдмаршал Александр Суворовның “Үзең үлсәң үл, дустыңны коткар!” дигән алтын сүзләре үзенең әхлакый кыйммәтләрен югалтмаган. Мондый ирләрне һәм аларны үстергән илне җиңәрмен, димә!
Кеше сызланулары этик-философиядә генә түгел, ә диннең төп канунияте нигезендә ята. Барлык изге китапларның нигезенә кешегә карата кылыныр сызланулар, рәхим-шәфкатьлелек, гафу итә белү кебек гамәлләр салынган. А. Шопенгауэр фикеренчә, “халыкның метафизикасы” аның дөньяга карашыннан аерылгысыз. Мәсәлән, “Библия” Аллаһны мәрхәмәтлелекнең Атасы, ди: “Бер-берегезгә мәрхәмәтле булыгыз, сызланыгыз, гафу итә белегез. Аллаһ сезне гафу итә”. Коръәннең һәр 114 сүрәсе шул ук фикер белән башлана: “Бисмилләһи ррахмәни ррахим. 1. Әл-хәмдү лилләһи раббил гәәләмиин. 2. Әр рахмәәни-рахиим”. Шулай ук яһүдләрнең дә “Тора”, “Талмуд”лары шуларны раслый: Аллаһ – сызлануның атасы – Рахман. Бүген дөнья халыклары үз динен тота, изге гамәлләрен үти икән, димәк, миллиардлаган җан ияләренең эчке дөньясы изгелек белән тула, бәндәләр гөнаһ кыла икән, аларны гафу итә, кичерә белү кебек гуманистик тойгылар белән сугарылган. Әйдә, шулай булсын!
Әйе, “Заман башка – заң башка” дисәләр дә кешенең мораль-әхлакый кыйммәтләре булган изгелек, яхшылык, туган ил, башкалар язмышы өчен сызлана белү – мәңгелек төшенчә ул. Әдәбиятта, атап әйткәндә, поэзиядә мондый кыйммәтләр — символик образ дәрәҗәсендәге поэтик күренеш. Меңъеллыклар алышынганда, күнегелгән рухи кыйммәтләр кинәт какшап калганда, яисә бөтенләй кыйрала башлаганда, шагыйрь сызланмый – кем сызлансын! Үзем сызланганда кайвакыт мине шикле уйлар чолгап ала, анавы борынгы кытайлылар әйткән “дәверләр алмашынган заманда яшәргә язсын!” дигәне нәкъ безгә карата теләнмәдеме-фаразланмады микән? Өч совет социалистик республикасы җитәкчесенең, референдумда СССР халкының 90 проценты “Яңартылган СССРда яшәргә телибез!” дигәнен аңламыйча, бөек Ватанымны таркатулары — кеше ышанмаслык хәл. Әлбәттә, яңару, яңа шартларда яшәү, шул ук базар икътисадына күчү кирәк иде. XX гасыр башында В. И. Ленин тәкъдим иткән НЭП сәясәте яшь совет илен аякка бастырмадымы?! Мин әле дә сызлана-сызлана бер фикердә калам: Русия икътисадының, мәсәлән, 60 проценты – дәүләт карамагында, 40 проценты – шәхси секторда булса, бүгенге шартлардагы шул ук яңа икътисади сәясәт булыр иде. Иң мөһиме, дәүләтебез, Алтын Урда кебек, бары салым исәбенә көн күрмәс, төрле социаль катламнар җир белән күк арасында калмас иде. Ә бу — һәр җәмгыятьтәге уйлана, сызлана торган көнүзәк проблема!
Шулай да һәркем гомум кешелек мәнфәгатен кайгыртып сызлана микән? Ә менә шагыйрьләр, аеруча, гражданлык тойгысы, кичерешләре көчле булган әдипләр сызлана. “Бәхетле буласың килсә, сызланырга өйрән”, — ди классик И. С. Тургенев. Безнең көннәрдә Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис:
... Ә шулай да яшәү – ләззәт
ишеткән, тойган, күргәндә –
сызландырып, сокландырып,
дөнья җаныңа кергәндә, – дип яза икән, димәк, сызланулар, сокланулар янәшә яши. Шагыйрь йөрәге аларны тигез кичерә. Янә шагыйрь Шаһинур Мостафин иҗатында да шундый мотивлар ачык чагыла:
...Җан жылысын тигез бүлә белик!–
Мохтаҗ аңа яше, карты да...
“Изгелекләр иле” – яңа исем
Язылмасмы икән картада!
Татарстанның халык шагыйре һәм сәясмән Рәзил Вәлиев иҗаты шул ук сызланулар белән билгеләнә:
Кайгыларым җир тетрәве төсле,
Сагышларым – гүя ак томан,
Чишмәләрем – чиста күз яшьләрем,
Ә сүзләрем – буран, җил сыман.
Шул ук вакытта Рәзил Вәлиевның лирик герое үзенең дә күңелен җылытыр юатучысы булуын тели һәм дөрес эшли – мәрхәмәтлелек, сызлануларның ике яклы булуы мотлак: “...Кем җылытыр күңелемне? Алда – яз, ә мин туңам...”. Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевның автографы белән миңа бүләк иткән китабында шундый юллар бар: “...йөрәкләребезне заман өчен сызланулар ташламасын!” Равил Бикбаевның иҗатында кызыл җеп булып сузылган төп проблема – ил-кавем иминлеге, җир-су кадере, тел-күңел кодрәтен саклау кебек мөһим мәсьәләләр алгы планга куелды. 2003 елда язылган “Базар балтасы” поэмасында шагыйрь болай ди: “Башларыбыз – базар түмәренә, Нинди гөнаһ өчен бу җәза? Яңа тормыш дип, җиң сызгансак, Килеп чыга нигә җеназа?” Шулар белән бергә шагыйрь иҗатының башында ук мәңгелек кыйммәтләр турында уйлана. “Почтальон малай”, “Багышлау”, “Курай”, “Бер сүз”, “Цунами”, “Кеше елы”, “Башкортстан монда башлана”, “SOS”, “Бер сүз”, “Ил моңы” һәм башка бик күп шигырьләр ватанпәрвәрлек тойгысы белән сугарылган. Гомумән, Туган җир, ил-халык гаме белән яшәү – авторның бөтен иҗатын билгеләүче төп мотивтыр. Гражданлык идеясе публицистик шигърияттә генә түгел, хәтта лирикасында да ярылып ята. “Югалтканда газиз, әй, баласын, Югалтмаган моңын ил генәм. Җиркәемнең яме, суының тәме Күңелемә уела көй белән”. Күрәсең, гражданлык идеясе, патриотик мотив коры пафос, шалтыравык публицистик ысул аша түгел, ә моңлы геройның хис-тойгылары, эмоцияләре, сызланулары аша гәүдәләнә. Шулардан чыгып, шагыйрь иҗатының асылын билгеләүче мөһим нәтиҗә ясарга мөмкин булыр: авторга экзистенциальлек хас, шуңа күрә Равил Бикбаев иҗатын барлык поэмаларын күз уңында тотып, экзистенциаль лирика, ягъни сызлану философиясенә нигезләнгән иҗат дип атарга кирәктер. Мисаллар: “Сокландырып, дөнья тагын Сала яңа ярасын. Яраласа яраласын, Тик гүзәллек яралсын!”
Аһ, була шундый көн:
Бассаң, таш сыгыла.
Күзгә яшь тыгыла,
Җиргә күк егыла.
Шул чакта мин үзем
Ни олы, ни бала,
Ни урман, ни дала,
Ни авыл, ни кала,
Чайкалам, буталам,
Шул чакта бир түзем!
Һәм бервакыт тынамын,
Дөнья белән мөлдерәмә тулган
Йөрәгемне
Дөньяга сонамын.
Бу кадәр дә самимилек, хис-тойгылар балкышы, күңел тетрәнү-кабынулар, сызланулар лирикасын ышандырырлык, йөрәктән йөрәккә җиткерердәй итеп әйтә алу – Равил Бикбаев иҗатына гына хастыр ул! “Сагышлардан көн дә янамын, Шатлыклардан көн дә кабынам. Җиһаннарга алар сибелә дә Күңелемә уела яңадан”, — дип юкка язмаган шагыйрь. Халык шагыйре Равил Бикбаевның шигъриятен сөючеләр, хәзерге әдәбият белеме өлкәсендәге тикшеренүчеләр шагыйрьнең яңа гасыр башындагы иҗатын билгеләүче тагын бер матур күренешкә игътибар итми калмый. Үзгәртеп кору чорында авторның аңа гына хас туры сүзлелеге, принципиальлеге, үткәннең кеше өчен файдалы һәм кирәкле якларын уңай бәяләве, аларны яклап чыгуы белән бәйле уй-карашлары авторның иҗтимагый-сәяси өлкәдә шагыйрь-трибун булуын күрсәтте. Бер яктан ул әсәрләрендә ностальгия, сызланулар тудырса, икенче яктан милләт-ил язмышына битараф булмаган көрәшче-шагыйрь шәхесен формалаштырды. Күпләр телсез калганда, фикерен белдерергә ашыгып бармаганда, шагыйрь үз-үзенә, миссиясенә тугры калды, шигъриятендә җанына тынычлык тапмаган, ил язмышына битараф булмаган, югалту-кыйралышта җаны көйгән, милләтен саклап калырга омтылган моңлы герой өстенлек итә. Мәсәлән, “Иң беренче могҗиза” җыентыгына кергән “Шаһит билбавы”, “Аптырак”, “Ватанымның олысы, кечесе”, “Минем буын”, “Ватандашлар тарката”, “Таулар” һәм “Күзләрем карый туфрагым”, “Онытылырмы оят?”, “Күк гөмбәзем” кебек шигъри әсәрләр югарыда әйтелгәннәрне раслый. Мисаллар: “Йоклый алмый, күкне барлый идем, Торган кебек җиһан сагында. Хәйран калдым бервакыт: кая булган? Бер йолдызы кайда гаип булган Җидегән-чүмечемнең сабында?” (“Күк гөмбәзем”)? “...Куаныч та, сызылу, сызлану да Җыела бит барысы бер йөрәккә” (“Дәҗҗәл белән әҗәл белми кызгану”). Димәк, сызылу, сызланулар Равил Бикбаев шигъриятенең асылын билгеләр төп мотивлар. Чынлап та, сызлана белүче шагыйрь, йоклый алмый, уйларында Җиһан, дөнья хәстәре бит! Бер уйласаң, Равил Бикбаевның поэмалары да шушы сызылу, сызланулар белән сугарылмаганмыни? Шулай икән, халык шагыйре иңнәренә ил хәстәре, дөнья һәм кешелек, җир-су, табигатьне саклау, яклау хәстәре салынган.
Кулымда халык шагыйре – замандашым Роберт Миңнуллинның “Шагыйрь генә булып калалмадым...” китабы. Игътибарымны басма нык җәлеп итте, шагыйрь сызланулары үземнекенә әверелде, чөнки “сентименталь шагыйрь”нең сызлану-газаплары күптәннән үк миңа таныш иде. Роберт Миңнуллин “Туфаннан калган аклык” мәкаләсендә менә нәрсә ди: “Ни генә дисәң дә, шагыйрь – үз чорының җимеше. Ул үз халкының бүгенге шатлыклары, бүгенге газаплары белән дә яши. Үзен чолгап алган мохиттән, чынбарлыктан кая китә алсын шагыйрь? Гомумән, зарлана торган, аһ-зарлы заманалар килде безгә”.
Миңа бик кадерле булган китапта танылган шагыйрь һәм сәясмәннең якташы, фикердәше һәм сердәше Ринат Хәйри истәлегенә багышланган “Сандугачлар туа гына” исемле хәтернамәсе бар. “Ринат Хәйри эчкерсез шагыйрь иде. Бөтен булмышы, холкы-фигыле, күңеле белән. Ниһаять, язмышы белән дә. Әни тәрбиясе баланы хиссиятле бер җанга әверелдерә, нечкә, йомшак күңелле итә. Әтисез үскәннәргә кырыслык, әрсезлек, нахаллык каян килсен?! Эчкерсез, мөлаем, ачык җанлы Ринатка тормыш кырыс һәм, әйтер идем, мәрхәмәтсез булды. Эчендә нинди утлар янганын үзе генә белгәндер, үзе генә кичергәндер. Ринатның мин шул чакларын сагынам . Мин аның соңгы вакытларда проза һәм драма әсәрләре язганын белә идем. Инде менә “Агыйдел” журналының май санын укыдым да тетрәнеп киттем. Әле уңалып та җитмәгән яра яңадан сызлый башлады. “Упкын читендә” исемле ул повесть – шагыйрьнең үз язмышы, тирән фаҗигасе. Шагыйрьнең соңгы сүзе, дөньяда калганнарга васыять”, — дип язды Роберт Миңнуллин.
Ә мин тирән уйга чумдым. Ник шагыйрьләр шундый язмышларга дучар була икән? Узган гасырларда да шулай булган, мәсәлән, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан. Нигә кайсы гасырга баксаң да ачы язмышларга, сызлануларга тап буласың икән? Ярый әле бер-берсенә шәфкатьле, кешелекле була белә каләмдәшләр!
И, замана, киләчәктә дә бәндәләреңне бу гамәлләреннән аерма, синең куеныңда кешеләргә бүләр җылың бетмәгән әле! Үзең дә сызлан, бәндәләреңне кайгырт, битараф калма! Акыллылар әйтмешли, изгелегең җирдә ятып калмас!..
Фәнзил Санъяров,
Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның атказанган укытучысы.