+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2025, 19:05

Суда сак бул!

Җәйнең эссе көннәрендә халык елга-күл буйларына ашыга, кояшта кызына, су коена. Кызганыч, бу вакытта суга бату очраклары да арта. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү шундый аянычлы хәлгә китерә.

Суда сак бул!Суда сак бул!
Суда сак бул!
Фаҗигане булдырма!

Җәй – урамда уйнап, саф һавада күңел ачу вакыты гына түгел, ни кызганыч, әледән-әле күңелсез очраклар, хәвеф-хәтәрләр турында да еш ишетергә туры килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел башыннан республика буенча 46 кеше батып үлгән. Су керү сезонында өлкәннәрнең суда батуының төп сәбәбе – тиешсез урыннарда һәм исерек килеш су керү. Җәй әле башланып кына тора, димәк, сулыклардан кеше өзелмәячәк. Шуңа күрә фаҗигаләрне булдырмас өчен, тәү чиратта, кешеләргә үзләренә бик сак булырга кирәк. “Су белән һәм спиртлы эчемлекләр белән шаярма!” – һәркемнең төп кагыйдәсе булсын иде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре билгеләвенчә, кешеләр үлеменең төп сәбәбе – суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу. Бу алкоголь куллану, “Су коену тыела” дигән билгеләрне инкарь итү. Әгәр дә су керү тыела, ә сәбәбе язылмаган икән – бу түбәндәгене аңлата: су пычрак, яисә сулыкның төбе чүпле, яки сулык экологик чиста түгел, яисә су керүчеләр белән булган күңелсез хәлләр ачыкланган дигәнне аңлата. Мондый аңлату эшләре даими рәвештә алып барыла, бер карасаң, фаҗигаләр бөтенләй булмаска тиеш кебек. Ләкин статистика киресен күрсәтә.
Мәсәлән, июнь аеның бер ял көнендә генә республикада 4 кеше суга баткан, шуларның икесе – балалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, аларның барысы да тиешсез урында су кергән. Суда гомере өзелүченең иң кечесенә 10 яшь кенә булган.
Гадәттә, ял көннәре якынлаша башласа, Уфа-Инҗәр-Белорет трасса­сының кайбер урыннарында бөкеләр барлыкка килә. Беренчедән, бу юлларны ремонтлау белән бәйле булса, ял көннәрен табигать кочагында, бигрәк тә елга-күл буенда, аеруча Инҗәр елгасы ярында үткәрергә теләүчеләрнең искиткеч күп булуы белән дә аңлатыла. Архангель районының Абзан авылы янында ял көннәрендә алма төшәрлек тә урын калмый. Өстәвенә, күпләр ял иткәндә спиртлы эчемлекләр дә куллана. Эчкән кешегә диңгез тубыктан дисәләр дә, чынлыкта алай түгел шул. Бу авыл янында елның-елында кемнеңдер гомере өзелә. Быел җәйнең беренче аеда ук Инҗәр буенда ял итүче 51 яшьлек ир суга соңгы тапкыр керде.
Әлеге урыннан 5 километр гына ераклыкта урнашкан Тәвәкәч авылы янында да шундый фаҗига кабатланды. Уфа шәһәреннән ял итәргә килгән 77 яшьлек пенсионер Инҗәрдә су коенып чыгарга була. Ләкин елгага керү белән төпкә китә. Бу хәлне күргән кешеләр аны шунда ук коткарырга ашыга, ләкин соң була.
“Тирәнгә кермә, кызым, суның ботагы юк, тотынып кала алмыйсың”, – дип еш әйтә торган иде нәнәй. Өлкәннәр рөхсәтеннән башка үзләре генә су коенырга килгән балалар да саклык турында бөтенләй оныта. Әбҗәлил районының Мәхмүт авылыннан 10 яшьлек малай күпергә менеп, суга сикерә. Ләкин шул чумудан кире чыкмый. Бу хәлне күргән абыйсы йөгереп килә, 15 минуттан ул аны ярга чыгара. Бу вакыт эчендә ул аңын югалткан була. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең тырышлыгы да, кызганычка каршы, нәтиҗә бирми.
Мәләвез районының Җиргән авылыннан ерак түгел 16 яшьлек егетнең Агыйдел елгасында су керүе дә фаҗигале тәмамлана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билге­ләү­ләренчә, бу урын­нарның барысында да “Су керергә тыела!” дигән язу урнаштырылган булган, ләкин ул беркемне дә туктата алмаган.
12 июнь Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче гаилә өчен аеруча аяныч тәмамлана – анда гаилә пары су астына китә. 12 яшьлек кызының суга бата башлавын күреп, әнисе аңа ярдәмгә ашыга. Кызын тартып чыгара, ләкин үзе чыга алмый. Аны коткарырга дип ире суга чума – ул да һәлак була.
Рәсми мәгълүматлар буенча, бу сезонда гына Стәрлетамакта – Ашкадар елгасында берничә фаҗигале очрак теркәлгән. Шәһәрдә өч рәсми пляж эшләгән, 1 июльдә, әлеге фаҗи­галәрдән соң, тагын берәү ачылды. Коткаручылар да тиешсез урыннарда су керүнең хәвефе турында кисәтү өчен профилактик рейдларны арттырачак.

Махсус пляжда гына ял итегез!

Әйе, махсус пляжлар саны арта. Алар кирәк. Ни генә дисәң дә, су керергә яраклы урын тулысынча тикшерелгән, яраклаштырылган, шул ук вакытта анда коткаручылар да бар. Алар ял итүчеләрне күзәтеп тора, билгеләнгән биләмәне йөзеп чыгучылар шунда ук кисәтү ала. Мондый пляжларда йөзә белмәгән балалар өчен дә махсус урын билгеләнгән.
Кырмыскалы районында су керергә рөхсәт ителгән һәм тиешенчә җиһазландырылган дүрт пляж бар. Район үзәгендәге буада, Кабак һәм Прибельский авылларындагы Агыйдел елгасы ярларында һәм быел тагын берәү өстәлде – агымдагы сезонга Чатра авылы янында да махсус пляж әзерләделәр. Агыйдел белән Сим елгасы кушылган урын аеруча җәй көннәрендә байтак кешене үзенә җәлеп итә. Шул ук вакытта елның-елында фаҗигале хәлләр дә кабатланып тора. Мондый чаралар күрелгәч, быел алар булмас, дип ышанасы килә.
Әйтергә кирәк, Кырмыскалы авылы буасы янындагы пляж – якын-тирәдә башка сулыклар булмаганлыктан, район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунак­ларның иң яраткан урыны. Җәен анда су керсәләр, кышын, буаны боз каплагач, балыкчылар өзелми. Пляжны төзекләндерү эшләрен биш ел элек, нәкъ су керү сезоны башланыр алдыннан тәмамладылар. Биредә зонтлар һәм ятаклар, чишенеп-киенү өчен аерым кабиналар, бәдрәфләр урнаштырылды. Хәзер аннан кеше өзелми. Хәтта яңгырлы һәм бераз салкынрак көннәрдә дә урындагы “морж”лар килә. Ә иң мөһиме – коткаручылар бар! Алар көнозын – иртәнге сәгать 10нан кичке 9га кадәр дежурда тора.
Быел бу бурычларны биредә өч кеше башкара. Шуларның берсе – Вадим Хәкимов. Әйткәндәй, ул былтыр да биредә сезон тәмамланганчы эшләде. Юрий Кирилловны да район халкы яхшы белә – бер генә спорт чарасы да аннан башка узмый. Хаклы ялга чыккач, ул коткаручы булып эшкә урнашырга карар иткән. Спорт белән шөгыльләнгәч, физик яктан да бик җитез. Мин килгән көнне, әле бик иртә һәм көн салкынча булуга карамастан, ул үзенең көймәсендә буа уртасында иде. Ярга якынлаша башлагач, таныш абзыйны да күрдем, аны хәтта кышкы салкыннар да куркытмый, көн саен диярлек, һава торышының нинди булуына карамастан, су коена ул. Шәп йөзсә дә, Юрий Владимирович аны күз уңыннан ычкындырмый.
– Кырмыскалыда “морж”лар күп, әле генә икесен озаттым, – ди коткаручы. – Эссе көннәрдә кеше бигрәк күп, күз-колак булып кына торырга кирәк. Өстәвенә, байтак бала-чагалар әти-әнисеннән башка су керергә килә, алар тиеш булмаган урыннарга да кереп китә, катгый тыелуга һәм махсус билге торуга карамастан, күпердән сикерергә дә күп сорамыйлар, яр буенда сыра эчеп утыручылардан да, алар суга кергәч, күзне алмыйсың. Кыскасы, уяу булырга кирәк.
Әлбәттә, су коену зонасы балалар һәм өлкәннәр өчен аерым билгеләнгән. Ләкин махсус билгеләр күпләрне туктатмый, буаның уртасында йөзеп йөрүчеләрне дә күрергә мөмкин. Шуңа, коткаручы әйтүенчә, әле су янына йөгереп килергә, әле махсус урынына: югарыга менеп, тирә-якны күзәтергә туры килә. Коткару чараларын, шул исәптән резина көймәне, Аллаһка шөкер, әлегә тәгаенләнеше буенча кулланган юк, кулланырга туры килмәсен дә, ди Юрий Кириллов.
Республикада кешеләрнең сулыкларда һәлак булуын кисәтү уңаеннан чаралар комплексы дәвам итә. Аерым алганда, 1 июньнән Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты базасында административ һәм профилактик эшләрне координацияләү өчен оператив штаб эшли. Бу эш һәрбер муниципалитетта алып барыла. Штабның бурычларына су керергә рөхсәт ителмәгән урыннарга профилактик рейдлар оештырылачак, шулай ук социаль челтәрләр, мәгълүмат чараларында суда хәвефсезлек чаралары буенча пропаганда кампаниясе алып барылачак. Моннан тыш, кешеләрнең уңайлылыгы өчен Дәүләт комитеты сайтында җиһазлан­дырылган пляжлар һәм яңа ял итү урыннарының локацияләре, шулай ук суда үзеңне тоту һәм суга батучыларга беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре белән интерактив карта урнаштырылган.
Җәйнең кояшлы, эссе көннәре һәрберебезнең күңелендә матур истәлекләр генә калдырсын, су буенда ял итүләрне кышкы чорларда сагынып сөйләрлек булсын.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Суда сак бул!
Суда сак бул!
Суда сак бул!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас