“Талгат Рахманов. Легенда земли Илишевской” китабының автор-төзүчесе, хезмәттәшебез Зөһрә Исламова әйтүенчә, әлеге китапта КПССның Илеш райкомы легендар беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган урыс, татар, башкорт телендәге мәкаләләр, истәлекләр, интервьюлар тупланган. Китапның беренче бүлегенә төрле елларда гәзит һәм журналларда басылган мәкаләләр, очерклар һәм Т.Л. Рахманов белән эшләнгән интервьюлар кергән. Җыентыкның икенче бүлегендә Тәлгать Лотфулла улының якыннары, туганнары, дуслары, авылдашлары, хезмәттәшләренең истәлекләре автор-төзүче тарафыннан язып алынып, бирелсә, өченче бүлектә Рахмановларның гаилә архивында сакланган фотолар һәм документлар тупланган.
– Тәлгать Лотфулла улының кызы Светлана Тәлгать кызына, аның туганнан туган сеңлесе Клара Хәлиуллинага, Илеш районы хакимиятенә һәм шәхсән хакимият башлыгы Илдар Мостафинга, басманың баш иганәчесе, танылган хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе Зифкать Сәетгалиевка, китапның редакторы, "Кызыл таң" республика гәзитенең җаваплы сәркатибе Илдар Фазлетдиновка һәм бу китапны әзерләүдә һәм бастыруда ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – ди Зөһрә Наил кызы.
Әлеге басма укучыларның киң даирәсе өчен, атап әйткәндә, яшьләр, мәктәп укучылары, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар, югары һәм махсус уку йортлары студентлары өчен тәгаенләнгән.
Автор фотосы.