Быел «Рәхәттә» халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивалендә медицина туризмы өчен заманча карарларга, шифаханә өлкәсендәге инновацияләргә, экологик ялга һәм базарның әйдәп баручы уенчылары белән тәҗрибә уртаклашуга басым ясалачак.
Бу хакта тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
- Быел мунча фестиваленә без узган елга караганда бер ярым тапкыр күбрәк кунак көтәбез - унбиш мең чамасы. Безнең фестивальнең популярлыгы арта бара: сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк кеше тартыла. ЗОЖ - ул мода һәм стиль. Әмма безнең фестиваль күңел ачу турында гына түгел. Йөзләрчә эшлекле кешеләр безгә эшләнмәләр, тәҗрибә алырга киләчәк.
Мисал өчен, «Городские бани» Белоруссия компаниясе делегациясе инде икенче ел Уфадагы форумга килә. Безнең тәҗрибә мисалында узган ел ахырында Беларуссия башкаласында коллектив парлау буенча беренче ачык чемпионат уздырылды, аның идеясен безнең белорус партнеры – «Городские бани» директоры Анатолий Марченко, үзе әйтмешли, Уфада карап алган. Хәзер Башкортстан башкаласы Уфада халыкара мунча фестивалендә алынган башкорт мунчалары тәҗрибәсе Минскида уңышлы кертелә. Һәм мондый мисаллар аз түгел.
Бүген безнең бурыч – мунча сәнгатен үстерү, традицияләрне күтәрү, тәҗрибә тапшыру, башкортстанлыларыбызның сәламәтлеге турында кайгырту һәм, әлбәттә, бу мәдәнияткә кунакларны җәлеп итү, – дип шәрехләде Маргарита Дмитриевна.
Төркия һәм немец партнерлары мунча фестивале кысаларында «Сәламәтлек һәм туризм» һәм «Икътисад» дискуссия форумнарында катнашырга теләк белдерде. Limak Төркия компаниясе вәкилләре SPA һәм курорт хезмәтләре өлкәсендә үз тәҗрибәләрен тәкъдир итәчәкләр.
Бизнесны киңәйтү, капиталны арттыру, сатулар, әйләнешне үстерү, керемлелек буенча эре компанияләрнең бизнес-консультанты Папстел Ойген.
Сәламәтлек саклау, туризм һәм бизнес системасының республика, Роусия һәм чит ил вәкилләренең катнашуы көтелә.
Термаль чыганакларны популярлаштыру, эко-ялны үстерү, шифаханә-курорт бизнесы өлкәсендә маркетинг һәм яңа wellness-программалар кертү буенча фикер алышулар узачак. Шулай ук сәламәтлек продуктлары һәм үз-үзеңне карау белән бәйле берничә очрашу көтелә.
Форумның тулы программасын һәм өстәмә мәгълүматны чараның рәсми сайтында алырга мөмкин: https://нарахате.рф