Бигрәк тә бу Көнбатыш дөньясы Русиягә каршы булганда тирән геосәяси кыйммәткә ия. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты эшчәнлеге кураторы Урал Килсенбаев белдерде. Спикер билгеләп үткәнчә, бу тарихи вакыйга республикага зур йөкләмәләр дә йөкли.
- Исемлеккә кертү - зур җиңү һәм шатлык кына түгел, ә гаять зур бурыч та, чөнки без аңлыйбыз, бөтен дөньяга танылудан соң туристлар агымы һәм туристлар, галимнәр һәм гади халыкның объектка кызыксынуы берничә тапкырга артачак. Без моңа әзер булырга һәм инфраструктураны әзерләргә тиеш, - дип ассызыклады Урал Килсенбаев.
Ул билгеләп үткәнчә, 2012 елдан мәгарәне ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертү буенча эш башланган вакыттан бирле аны граффитидан чистарту, инфраструктураны тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Әгәр элек Бөрҗән районының Иске Собхангул авылыннан мәгарәгә кадәр 30 чакрым чамасы арада юл начар булса, бүген анда яхшы асфальт трасса барлыкка килгән, газ үткәрелгән. Кыска гына вакыт эчендә уникаль музей комплексы төзелде. Инфраструктура булдыру буенча башкарылган эшләр нәтиҗәсендә ЮНЕСКОның 47нче сессиясендә барлык экспертлар бертавыштан мәгарәне ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен тавыш биргән. Әмма туристлар агымы арту сәбәпле, яхшы кунакханә комплексы, туризмны үстерү өчен өстәмә элементлар төзү зарур.
Башкортстан Республикасының күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин исемлеккә Һиндстандагы Тадж-Махал, Мәскәү Кремле, Санкт-Петербургның тарихи үзәге, Париждагы Эйфель манарасы кебек объектлар керүен өстәде. Инде Шүлгәнташ бу уникаль мәдәни мирас объектлары белән бер рәттә. 200гә якын рәсеме, шул исәптән дөньяда иң борынгы дөя сурәте булган мәгарә хәзер ЮНЕСКОның барлык белешмәлекләренә һәм каталогларына керәчәк.
- ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен алга киткән инфраструктура кирәк. Без 2015 елда беренче тапкыр Европага килгәч, анда нәрсә эшләнгәнен карадык. Элек безнең галимнәр, "Шүлгәнташ"ны дөньяның иң әһәмиятле мәгарәләре - Альтамира, Ласко, Шове һәм Руффиньяк белән чагыштырсалар да, бу урыннарда беркайчан да булмаган. Безгә бөтен документацияне тапшырдылар һәм Андоррадан танылган реставратор Эудаль Гийаметка мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр, - дип сөйләде Данир Гайнуллин. - Иң зур алга китеш Радий Хәбиров безнең проектны хуплагач булды. Без моның фән өчен генә түгел, Бөрҗән районы өчен икътисади проект булуын аңлаттык — бу туристлар да, инфраструктура да, урындагы халыкны җәлеп итү дә.
Соңыннан өч ел мәгарәне граффитидан җентекләп чистарту буенча авыр эш алып барылган. Данир Гайнуллин сүзләренчә, реставраторларга иннек һәм химик карандаш белән ясалган язуларны бетерү аеруча авыр булган.
Шулай ук, аның сүзләренчә, белгечләр мәгарәне җирле халык тарафыннан бирелгән борынгы исеме — «Шүлгәнташ» (тикшеренүчеләр документларында "Капова мәгарәсе" буларак күрсәтелгән) исеме белән кертергә тәкъдим иткәннәр.
«Шүлгәнташ мәгарәсе» тарих-мәдәни музей-тыюлыгы директоры Фәүзил Маликов халыкара симпозиумнарның 2015 елдан бирле ел саен уздырылуы, Русия һәм чит ил белгечләре чакырылуы турында сөйләде.
- Музей комплексы ачылу белән Русия Фәннәр академиясенең Археология институтыннан безгә безнең базада кыяда ясалган сәнгатьне өйрәнү буенча Бөтенрусия үзәге булдыру тәкъдиме килде, - дип билгеләде спикер. - Русиядә мондый музейлар һәм белгечләр аз, бары тик Кемерово, Мәскәү һәм Петербургта һәм Казахстанда гына. Эудаль Гийамет тәкъдиме буенча безгә Европа дәрәҗәсендәге күп белгечләр килә башлады һәм безне күргәзмәләр белән Халыкара конференцияләргә чакыра башладылар. Без "Турахан" этнохудожество симпозиумын уздырдык һәм кайнар эмаль рәсеме буенча рәссамнарны җыйдык. Безнең үз амфитеатрыбыз, җиһазларыбыз, сәхнә комплексыбыз бар. Хәзер, фәнни-танып белү туризмы киң үсеш алган вакытта, бездә чаралар үткәрергә теләүчеләр бик күп.
Урал Килсенбаев Русиядә барлыгы 34 объект ЮНЕСКО исемлегенә керә, әмма Башкортстан өчен бу беренче объект, дип белдерде. Ул бу исемлеккә керергә мөмкин булган объектларны атады. Болар - Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләреннән ерак түгел урнашкан атаклы Шихан таулары-Торатау, Йөрәктау һәм Куштау. Алар 260 миллион ел элек барлыкка килгән.
- Августта Мисырдан ЮНЕСКО эксперты килә, ул шиханнарны табигый мирас исемлегенә кертү турында әйтәчәк. Номинацион досье әзер инде, беренчел исемлеккә шиханнар кертелгән, - дип хәбәр итте Урал Килсенбаев. - Без хәзер ЮНЕСКО исемлегенә кертергә тиешле объектларның зур исемлеген төзиячәкбез.
Шиханнардан соң киләсе объект — Урал металлургия заводларының берсе булган Воскресенск бакыр эретү заводы булачак.
- Сентябрьдә Верхотор заводы ачылачак. Анда да уникаль иҗтимагый мәйданчык барлыкка киләчәк. Туристлар аны яратыр дип ышанам. Без шулай ук Күк-Караук шарлавыгы өстендә дә эшли башладык. Бик катлаулы объект, туристлар күп, әлегә инфраструктура юк, әмма бик зур планнар бар, - дип уртаклашты Урал Килсенбаев.
Брифинг спикерлары билгеләп үткәнчә, ЮНЕСКО исемлегенә кертү инфраструктураны һәм сервисны алга таба үстерү өчен көчле этәргеч, трамплин булып тора. Төрле ведомстволарның нәтиҗәле хезмәттәшлеге бик мөһим, шулай ук бу процесска һичшиксез урындагы халык җәлеп ителергә тиеш.
Автор фотосы.