Җәйне кем генә яратмый да, кем генә зарыгып көтми икән?! Кояш җылы нурлары белән иркәли, болында матур чәчәкләр үсә, төрле-төрле күбәләкләр оча, кошлар сайрый, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә... Әйе, иң кызу эш чоры да. Җәйнең бер көне кышны туйдыра, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит... Шуңа күпләребез, шул исәптән без – “Кызыл таң”ның үз хәбәрчеләре дә, ялларыбызны җәй урталарына туры китеребрәк алырга тырышабыз, кышкылыкка әзерләнеп калырга кирәк: җиләк-җимеш җыеп, кайнатмалар ясарга да, яшелчәләрне эшкәртеп куярга да, миллек җыярга да.
Әйткәндәй, миллек җыярга һәм бәйләргә бигрәк яратам мин. Безнең гаиләдә барысы да мунчаны озак итеп, чабынып керәләр. Гомумән, миллекне бит ничек итеп куллансаң да була: чабыныр өчен дә, мунчага хуш ис тарату өчен дә, үлән суыннан файдалану өчен дә. Шуңа мунчаны миллексез күз алдына да китереп булмый.
Мин күбрәк каен миллегенә өстенлек бирәм. Гадәттә, аны июль урталарына кадәр яшь каеннардан җыярга тырышам. Балачагымның шактый гына өлеше Иске Акташ авылында яшәүче Хәмдия нәнәем янында үткәч, байтак эшнең асылына да аңардан өйрәнгәнмендер инде. Миллеккә дә икәүләп йөри идек. Нинди каеннан, ничек җыярга икәнен ул өйрәтте. “Кызым, ботакларны каеннан рөхсәт сорап кына, гафу үтенеп сындырырга кирәк!” — дия торган иде. Әле булса шулай эшлим. Кайткач, нәнәй белән чәй эчеп алабыз да, миллек бәйләргә утыра идек. Үзе бер сәнгать бит ул! Дөрес бәйләргә кирәк, үзенең кагыйдәләре дә бар. Үсә төшкәч, бу кагыйдәләрне әнием дә аңлатты. Ул аеруча оста бәйли. Хуш исле булсын өчен уртасына зәңгәр, сары мәтрүшкәләр кыстырып, догалар укып бәйли ул. Күрәсең, шуңа да аның миллегенә җитми инде.
Әлбәттә, миллек бәйләргә бик тиз өйрәнү мөмкин түгел. Һәрхәлдә, үсмер вакытымда мин бәйләгәннәрен әни яңадан сүтеп бәйли иде – шунысы да хәтердә калган. Шулай, җайлап кына, бәйли-бәйли остарганмындыр инде. Ә хәзер миллек бәйләвемне кызыксынып карап торучыларга үзем өйрәтәм.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.