Фондны саклаучы Ирина Байдерина республика башкаласында булганда, экспозицияләрнең тәрәзәләрдә тәкъдим ителүенә игътибар итә һәм үзе дә “Тарихка тәрәзә” дигән күргәзмә ачу идеясе белән яна башлый. Агымдагы елның гыйнвар аенда мондый форматтагы музей эшли башлый. Андагы экспозицияләр ай саен алышынып тора, бу исә музейга керми генә фондтагы яңа ядкәрләр белән танышу мөмкинлеге бирә. Мондый формат күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Кешеләр музейның “тарихи тәрәзәләре” каршында тукталып, фотога төшә, тәэссоратлары белән социаль челтәрләрдә уртаклаша.
Хәзер белгечләр тәрәзә рәвешендәге махсус киштәләр әзерләү белән мәшгуль, алар музейның эчендә дә, тышта да күзләрне куандырып торачак.