+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июль 2025, 09:05

Бердәмлек бар җирдә күркәмлек бар!

Илеш районының Анач авылы шуның ачык үрнәге булып тора.

Бердәмлек бар җирдә күркәмлек бар!Бердәмлек бар җирдә күркәмлек бар!
Бердәмлек бар җирдә күркәмлек бар!
Төзекләндерү эшләрен яхшы оештыру нәтиҗәсендә агымдагы елда Илеш районының Анач авылында яшәүчеләр район торак пунктларын санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча конкурста кече авыллар арасында җиңү яулап, диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. Андреевка авыл биләмәсенә караган (хакимият башлыгы Әсхәт Закиров) Анач авылы районыбызның иң матур табигать почмагына урнашкан. Авылга 1746 елда нигез салынган. Биредә төп халык – мари милләтеннән. Әйтергә кирәк, биредәге авылларда яшәүчеләр тәртипне үз куллары белән булдыра.

Чисталык, матурлык бер көндә түгел, ә еллар дәвамында булдырыла һәм ел саен бу юнәлештә максатлы эш алып баруны таләп итә. Шул рәвешле, авыл тирәли утыртылган агачларны күбәйт­кәннәр, корыганнары урынына яңаларын утыртканнар. Һәм бу да активистлар, һәр эшне турыдан-туры үзләре башкаручы урындагы халык тырышлыгы белән тормышка ашырылган.
 
“Исәннәрнең – кадерен, үл­гәннәрнең каберен бел”, ди халык. Бу җәһәттән яз саен шимбә өмәләре уза, “Хәтер” көнендә елның-елында зиратны чистарталар.
Биредә яшәүчеләр якташлары истәлеген мәңгеләштерүгә дә барлык көчен сала. Агымдагы елда аначлылар акча җыеп, Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган яңа һәйкәл төзегәннәр. Монда ташчы Новик Шәяхмәтов зур көч салган.
 
Алда әйтелгәнчә, авылга килеп керү белән төзек, буялган йортлар каршы ала. Бу инде, үз чиратында, монда тырыш һәм уңган халык яшәвен белдерә. Мәсәлән, Римма һәм Григорий Яндубаевлар гаиләсе шундыйлардан. Алар ике бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарган. Римма ханым авыл клубы китапханәсендә китапханәче булып эшләсә, гаилә башлыгы “Башнефть” җәмгыятен­дә контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь.
Бакчаларында төрле яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә. Нинди генә чәчкәләр үсми биредә. “Минем шатлыгым, юанычым, яшәү чыганагым, терелтүчеләрем, сер­дәшләрем дә – шушы чәчкәләр”, – ди Римма ханым.
 
Туган җирендә матур дөнья көтеп, бакчада җиләк-җимеш, чәчәкләр үстереп, авылдашлары арасында эшчән, максатчан гаилә буларак хөрмәт яулап, гөрләтеп яши Яндубаевлар.
Илнара һәм Георгий Байрамовлар да уңганлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Йортларын күрү белән, биредә егәрле хуҗабикә белән чын хуҗа яши, дигән фикер туа. Гаилә башлыгы – Себер якларында, Илнара Андреевка почта бүлекчәсе начальнигы булып эшли. Байрамовлар дөньясын тулыландырып, үзләрен сөендереп, 5 балага гомер биргән. Евгений, Яна, Данэлия, Илья, Юстина – өй эшләрендә әти-әниләренә зур ярдәмче. Күркәм гаилә үз көче белән йорт салып чыккан. Нурга тулган өй эчендә һәрнәрсә үз урынында, һәр әй­бернең кадерләп тотылганлыгы күзгә ташлана. Зәвык белән җиһазландырылган дөньяларына чәчәккә күмелгән төрле-төрле гөлләр ямь өсти.
 
– Балаларымны, гаиләмне, туган авылымны һәм авылдашларымны яратам. Хатыным Илнара тырыш, кулыннан эш килә, – ди Георгий бүгенге тормышына сөенеп.
Хуҗалыкта күпләп мал тотып, кош-корт үрчетеп, яшелчә үсте­реп, тырышып дөнья көтәләр. Һәр яктан уңган, булган гаиләгә сокланмый мөмкин түгел!
Марианна Ванюшкина озак еллар авыл халкы сәламәтлеге сагында уяу тора. Тәүлекнең төрле вакытында, hава торышы нинди булуга карамый, барлык шәхси эшләрен hәм проблемаларын читкә куеп, авыру кешегә ярдәмгә барырга һәрвакыт әзер ул. Авыл халкы арасында зур хөрмәткә лаек. Һәрвакыт игътибар, сабырлык күрсәтә, тынычландыра hәм рухландыра белә. Ярдәм кирәк булганда, hәркем өчен беренче таяныч ул.
 
Новик Шәяхмәтов озак еллар читтә яшәсә дә, туган авылы аны үзенә тарта. Кирпечтән заманча яңа йорт салып, гаиләсе белән кайтып төпләнә. Бүгенге көндә ихатасында эш гөрли
 
– гараж төзү белән мәшгуль гаилә башлыгы.
– Балачактан шәһәргә күчен­сәм дә, Агыйдел буенда, матур табигать кочагында утырган авылым һәрвакыт үзенә тартты. Монда тырыш, бердәм, булдыклы халык яши, барысын да хөрмәт итәм, – ди ул.
 
– Авыл старостасы Вадим Шәйхулловның дәртләнеп эшләве аеруча мактауга лаек, – ди биләмә хакимияте башлыгы Әсхәт Закиров. – Һәр башлангычта берен­челәрдән булып йөри, яшәгән төбәкне тәртипкә китерүгә бар халыкны җәлеп итә. Биредә яшәүче барлык кешеләргә рәхмәтем зур.
Урамнар да, юллар да, юл буйлары да биредә бердәм, тату халык яшәве һәм үз көче белән күп эшләр башкаруы, кыскасы, авылларның төзек, матур булуы турында сөйли.

Лира ГӘРӘЕВА.
Илеш районы,
Анач авылы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас